Кыю керпе

Катнашалар:

Куян, Елан,Керпе

Урман аланы. Алан уртасында эче куыш агач төбе. Җир шаулаганы, кошлар сайраган тавышлар ишетелә. Сәхнәгә куян атылып керә. Чабып уйнаклап йөри, чәчәкләрнең хуш исен исни, алан белән хозурлана.

Куян:

Саумы, кояш! Саумы, урман!

Исәнмесез, куаклар!

Минем өчен бик уңайлы,

Куркынычсыз бу яклар.

Шаярам мин, тәгәрим,

Уйныйм, мәтәлчек атам.

 

Куян агач төбенә кереп ята. Шулвакыт моңсу көй яңгырый башлый. Төп эченнән елан башын суза. Ул ысылдый, күперенә, куянны куркытырга тырыша һәм ачулы тавыш белән сөйли башлый.

 

Елан:

Синең йортка мин хуҗа,

Исемем була Юха.

Китмәсәң бу тирәдән,

Шундый кызык итәрмен.

Сине бүтән яныма

Килмәслек үк итәрмен.

 

Куян аптырап, куркып, артка чигенә, моңсу тавыш белән:

Ничек?! Нишлим хәзер мин?

Елан хуҗа оямда...

Мине яклаучы берәрсе

Табылырмы дөньяда?!

 

Сәхнәдә кулына кәрзин тоткан керпе күренә. Сызгыра-сызгыра үтеп барганда Куянны күреп ала һәм аның янына килә.

Керпе: Сәлам, куянкай!

Куян: Сәлам, дустым...

Керпе: Нигә кәефең китте? Нигә постың?

Куян (елый-елый):

Кайгы килде башыма,

Торма әле каршымда.

 

Керпе (аны колакларыннан сыйпап, тынычландырырга тырышып):

Чү-чү, тынычлан, дускай!

Барсын да сөйлә миңа.

Белсәм нәрсә булганын,

Ярдәм итәрмен сиңа.

 

Куян (тынычлана төшеп):

Юха елан йотрымнан,

Куды мине мәңгегә.

Яшәргә җылы оям

Юк шул минем әлегә.

 

Керпе:

Әйдә, тизрәк, барыйк әле,

Куйыйк аны ул йорттан.

Карап торма. Әйдә-әйдә,

Ияр син минем арттан.

 

Куян белән Керпе төп янына бара. Керпе кыю гына агачка шакый һәм көчле тавышы белән еланга эндәшә.

 

Керпе:

Чык, елан!.. ник әле син

Рәнҗеттең бу куянны?

Агач төбе – аның йорты!

Бушат, әйдә, ояны!

 

Елан башын чыгарып ысылдый, күперенә һәм сүзен башлый.

 

Елан:

Юк, бушатмый торыйм әле!

Җитәрлек минем көчем.

Саклап торам бу куышны

Шушында яшәр өчен.

 

Керпе (Еланны куркытырга тырышып):

Әй, еланкай, мин сине

Тырнармын да тешләрмен.

Бу оядан куар өчен

Мин барысын да эшләрмен.

 

Керпе энәләрен тырпайта, пошкыра, җирне тырмый, үзенең көчен күрсәтә. Аның кыяфәтеннән Елан куркып кала.

 

Елан (керпегә ялына-ялына оядан чыга да, курка-курка якындагы агачлар арасына кереп китә):

Юк-юк, миңа тимәгез,

Берүк якын килмәгез.

Үзем китәм, үзем-үзем,

Булыгыз, зинһар, түзем.

 

Куян:

Рәхмәт сиңа, керпе дустым!

 

Куян Керпене кочаклап ала. Алар алан буйлап йөгереп уйныйлар, шаяралар. Мәтәлчек аталар. Куян, сөенеп, берничә тапкыр оясына кереп чыга.

 

Бергәләп җырлыйлар:

Үзең турында уйласаң,

Усал-тыңлаусыз булсаң,

Башкаларны рәнҗетсәң син,

Начар гамәлләр кылсаң.

Сине берәү дә бүтән

Дусты диеп атамас.

Андыйлар үзләренә

Иптәш тә таба алмас.

Шуңа күрә, нәниләр,

Саклагыз сез дуслыкны.

Үзеңә авыр чакта да

Онытмагыз дустыгызны.

 

Пәрдә.

Алмаз Мансуров

 

Дусларың белән бүлеш

 

 




© 2014-2019 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646). Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»