Тылсымлы таяк

Катнашалар:

Кар кызы,Кыш бабай,Фокусчы,Убырлы карчык,Балалар,Алып баручы

Залга тотынышып балалар йөгереп керәләр, түгәрәк ясыйлар.

Алып баручы: 

–     Яңа елны каршыларга,

Без җыелдык бу залга

Исән-саумы, Яңа ел!

Хуш киләсең! Уз, әйдә!

1 нче бала:

–     Еракта-еракта кышкы урмандагы көмеш өйдә Кар кызы тора. Ә бүген ул безгә бәйрәмгә килгән, үзе белән күп шатлык китергән.

Залга Кар кызы керә.

Кар кызы:

–     Исәнмесез, дусларым! Яңа ел белән котлыйм сезне! Сеңелләрем, кар бөртекләре, сез дә чыгыгыз бирегә, биеп алыйк!

«Кар бөртекләре»биюе

Кар кызы:

–     Чыршыгыз да бик матур бизәлгән икән, ләкин утлары янмый. Кая икән минем тылсымлы таягым? (эзли). Югалтканмын, ахрысы. Таяк урынына бер матур чүлмәк таба. Карагыз әле, нәрсә таптым мин! (Селкетеп карый). Анда кемдер бар! Ул-бу чыкмасын, тизрәк алып китим аны биредән.

Кар кызы югала. Тавыш чыга. Ишектән фокусчы керә.

Фокусчы:

–Исәнмесез, нәни дусларым, кадерле кунакларым! (Кар кызына карап).  Исәнме, туташ, минем коткаручым! Әллә ничә еллар буе шушы савытта утырдым. Рәхмәт, коткардың.

Алып баручы:

–     Хөрмәтле фокусчы, Кар кызының тылсымлы таягын күрмәдеңме?

Фокусчы:

– Тылсымлы таягым бар минем. Бу түгелме?

Фокусчы таягын бирә, Кар кызы чыршыдагы утларны яндырмакчы була. Утлар янмый.

Кар кызы:

–     Бу минем таягым түгел (елый).

Фокусчы:

– Туташ, тынычланыгыз! Утны яндырмаса да, әлеге таяк миңа сезнең өчен төрле фокуслар күрсәтергә ярдәм итәчәк. (Фокуслар күрсәтә)

Фокусчы:

–      Ә хәзер мин кар кисәгеннән кар сылуын ясыйк.

Фокусны күрсәткәндә, Убырлы карчык керә.

Фокусчы:

–     Фокусым булып чыкмады, ахрысы. Тизрәк китим әле мин, я убырлы карчык мине тагын чүлмәгенә утыртыр. (Чыгып китә).

Убырлы карчык:

–     Мин Карсылуына охшаганмы?

Алып баручы:

–     Карсылу гүзәл, чибәр, бизәнгән була.

Убырлы карчык:

–     Ник, мин дә бизәнәм хәзер. (Чыршыдан ялтыравык алып муенына тага). Менә, нинди матур булдым! Әле биеп тә күрсәтәм. (Убырлы карчык биюе).

Кар кызы:

–     Нишләргә инде безгә? Ничек бу явызны куып чыгарырга?

Ишек артында Кыш бабай тавышы ишетелә.

Алып баручы:

–     Балалар, нинди тавыш ул?  Әллә инде Кыш бабай килеп җитте?

Залга Кыш бабай керә.

Кыш бабай:

–     Киләм, киләм. Убырлыны куам!

Исәнмесез, дусларым!

Көттердем булса кирәк.

Җыелгансыз бәйрәмгә –

Биик, җырлыйк бергәләп!

Кар кызы:

–     Бабакай, мин үземнең тылсымлы таягымны югалттым. Ә чыршыда утлар янмый! Нишләргә инде?!

Кыш бабай:

–     Тынычлан, кызым. Синең тылсымлы таягыңны таптым мин. Чыршыбыз тагын да матуррак булыр. (Утлар яна башлый)

Алып баручы:

–     Рәхмәт сиңа, Кыш бабай! Син хәзер утырып ял ит, ә балалар сиңа биеп күрсәтер, шигырь сөйләр.

Кыш бабай катнашучыларга бүләкләр өләшә.

Алып баручы:

–     Ә хәзер саубуллашырга вакыт!

Котлы булсын Яңа ел! Барыгызны да бәйрәм белән!

Яңа ел турында җыр.

 

Фәния Нәсыйбуллина,

Казандагы 407 нче балалар бакчасының

Iквалификация категорияле

татар теле тәрбиячесе

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




© 2014-2019 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646). Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»