"Куян әнисен эзли"

Куян әнисен эзли

 

   Әлмәт шәһәре  «Баланың  сәләтен үстерү үзәге − 44 нче «Чык бөртеге» балалар бакчасы»ның татар теле тәрбиячеләре Фәсхетдинова Г.Р., Ситдыйкова Т.З. сценарие.

 

Музыка уйный, куян баласы сикергәләп йөри.

Әни куян.  

Улым , мин ашарга ризык эзләп кайтам. Син шушында гына уйнап тор, яме.

Куян.                 

Ярар, әнием.

Күбәләк белән куышып уйныйлар.

Куян.                  

Әнием кайтмый да кайтмый, бигрәк озак торды. Эзләп кайтыйм әле.           

Аю үкергән тавыш ишетелә.

Куян.                       

Аю бабакай, ник үкерәсең?

Аю.                 

Тәпием бик нык авырта. Бал корты чакты, угын ала алмыйм, у-у-у.

Куян.                        

Кая булышыйм әле (ала). Менә бабакай, алдым.

Аю.                           

Әй, рәхмәт, Куян. Ә син нишләп йөрисең?

Куян.                        

Мин әниемне эзлим, күрмәдеңме?

Аю.                         

Күрдем, әнә шул юл белән барсаң, әниеңне табарсың.

Куян.                           

Рәхмәт сиңа, Аю бабакай.

Тиен.(җырлый-җырлый гөмбә җыя)

Йә, кайсыгыз, кайсыгыз,

Кайсыгыз куып җитә?

Тиенне куып җиткәнне

Бер тырыс гөмбә көтә

Куян.

Исәнме, Тәлти! Мин әниемне эзлим, күрмәдеңме?

Тәлти.

Башта минем белән уйна, аннан әйтәм.

Куян.

Ярый, алайса.

Куышлы уйныйлар.

Тәлти.

Җитте, арыдым.

Менә шул юл белән барсаң, әниеңне табарсың.

Төлке.(сөйләнә)

Мин хәйләкәр төлке

Көлтә койрык, алтын баш.

Минем тамагым бик ач.

Чү. Бу нинди тавыш?! Т-сс.

Куян. (керә, җырлый)

Әнине эзләп йөри- йөри

Мин тәмам арып беттем.

Кайдан гына табыйм,

Әниемне сагындым.

Төлке.

Бигрәк матур җырлыйсың!

Әни куян керә.

Ах, хәйләкәр, тимә минем улыма.                                 

Куян.

Әнием! (кочаклап ала)

Әни куян.

Ә син, улым, нишләп йөрисең монда?

Куян.

Син озак торгач, мин сине юксындым, сагындым.

Әни куян.

И-и, улым минем, йомшагым.

 

 

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2020 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»