Rate this item
(1 Vote)

Әгәр дә бала начар сүз әйтсә, ата – аналарга нәрсә эшләргә”

   Кечкенә балалар тирә – юньдәге бар нәрсәне күреп, ишетеп бик тиз үзенә сендерә. Бала аны күреп һәм ишетеп кенә калмый, ул аны исендә калдыра. Һәм бер генә дә олы кеше балага алай эшләмәскә куша алмый. Шуңа күрә, америка психологы Алан Фромм язуынча, тәмсез сүзләрне кулланмауны тыю авыр. Бала янында, без олылар, андый сүзләрне әйтүдән тыелырга тиешбез. Әгәр бала әшәке сүзләр куллана икән, димәк, андый тәмсез сүзләрне ул гаиләдә түгел, урамда өйрәнгән дип санарга була. Урамда, транспорт чараларында, телевизорда, үзен чолгап алган тирәлектә бала андый сүзләрне ишетә һәм ота.

Rate this item
(1 Vote)

Дуслар, белгәнегезчә, 26 нчы апрель – халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан Шүркә сезгә сорау-уен тәкъдим итә. Әлеге тартмада «Тукай абый мәдрәсәдә укыганда сабакташлары аңа нинди кушамат белән эндәшкән?» дигән сорау яшерелгән. Җавапларыгызны безнең ВК дагы биттә шушы язма астында калдырырга кирәк. Иң беренче булып дөрес җавап бирүчегә Шүркә үзе тәмле бүләк тапшырачак! Башладык!

Шүркә белән видеоязманы түбәндәрәк карагыз:

Friday, 14 April 2017 12:32

Балам – сугыш чукмары

Rate this item
(1 Vote)

Балам – сугыш чукмары

Балалар агрессиясенең сәбәбе нидә?

Малайларда үзләрен агрессив тоту кызларга караганда 3-4 тапкыр ешрак күзәтелә, ди белгечләр. Ирләр бит гомүмән кызураклар. Кайбер галимнәр моны гормоннарга бәйли. Икенчеләре инде тәрбиягә сылтыйлар, янәсе ата-аналар кыз балаларны “кызлар сугышырга тиеш түгел” дип, ә малайларны “үзеңне дә кыерсыттырма, көчсезләрне дә якла; ирләр еларга тиеш түгел...” дип үстерә.

Үсә барган саен малайларга акыл керә һәм агрессия көчсезләнә, әлбәттә, әмма бәләкәй чактагы сугыш чукмарларының берникадәр өлеше чал чәчләргә кадәр сугышып-ызгышып йөри. Шуңа күрә бу теорияләрнең кайсысы хак булуы билгеле түгел.

Rate this item
(0 votes)

1

Аш бүлмәсендә тамаша

Авторы: Гөлшат Варис кызы Хөснетдинова, Әлмәт шәһәре «Баланың сәләтен үстерү үзәге – 50 нче «Ләйсән» балалар бакчасы»ның I квалификация категорияле тәрбиячесе.

Кирәкле әсбаплар: пыялалы фоторама, төсле кәгазь, манный ярмасы.

Эш барышы: фоторамага төсле кәгазьне беркетәбез, пыяла өстенә тигезләп манный ярмасы җәябез, бармак белән төрле рәсемнәр ясыйбыз. Һәрбер яңа рәсем ясар алдыннан, манный ярмасын тигезләп җәябез. Дәвамын түбәндәрәк укыгыз:

Rate this item
(0 votes)

Кайсы сан астында тууга карап кешенең дәрманы, гармониясы, язмышы билгеләнә. Ә син моның белән килешәсеңме? Әлеге сыйфатлар сиңа туры киләме?

Rate this item
(0 votes)

IMG 7639

 

13 нче апрель көнне Казанда Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсының финалы узды. Конкурс шигърият, чәчмә әсәр, балалар әдәбияты, әдәби блог дигән дүрт номинациядә иҗатка тартылган яшь дусларыбызның матур эшләрен бәяләде. Һәм менә финалга «иң-иң»нәре җыелды. Язманың дәвамы һәм чараның матур мизгелләре түбәндәрәк:

Rate this item
(1 Vote)

75 г балга 75 г су һәм 250 г шикәр комы кушып, 20–25 минут кайнаталар. Әзер булгач, шушы карамельне чак кына суытып, суза башлыйлар. Кулга башта бер кат чүпрәк перчатка, аның өстеннән калын резин перчатка кияргә кирәк.Карамельне сул кулга тотып, уң кул белән бер башыннан тартып сузабыз. Бик артык озын сузарга да кирәкми. Шуны урталай бөкләп, сул кулга кайтарып салабыз. Бу тиз-тиз эшләнә. Карамель агарып, җепсел­ләнә башлагач, кунага салып, ике башыннан ике кеше суза башлый. Сузалар да, урталай бөклиләр, сузалар да бөклиләр.Ул арада әлбәсен дә пешереп алырга кирәк.

Thursday, 13 April 2017 14:23

Җитен мае ябыктыра?

Rate this item
(1 Vote)

      Әйтик, җитен маен гына алыйк. Аның ярдәмендә, сәламәтләнеп кенә түгел, ә җитди авыруларны булдырмый калырга да мөмкин. Ни өчен дигәндә, ул В төркеменә кергән витаминнарга бай, аңарда шулай ук организм өчен кирәк булган цинк, аксым, магний, калий, А, В, F һәм E витаминнары, омега-3 һәм омега-6 кислоталары бар. Әйтүләренчә, аңардагы омега-3 мае атаклы балык маеннан да күбрәк икән.

Rate this item
(1 Vote)

Бала каләм тота белмәсә...

Кәгазь битендә аркылы-торкылы ясалган рәсем нәрсә турында сөйли? Күпләр андый нәрсәгә игътибар да итми. Ә менә белгечләр фикеренчә, өч-дүрт яшьлек бала ясаган рәсем билгеле бер мәгънәгә ия. Нәкъ менә шул вакытта әти-әнинең игътибарлы булуы кирәк тә инде. Чөнки теләсә кайсы рәсем баланың күңелендә ниләр булганын аңлатырга сәләтле. Шуңа да балалар психологы Эльвира Хисамованың үз тәҗрибәсендә рәсем тестларын куллануы юктан гына түгел.

Thursday, 13 April 2017 12:16

Ураааа,җиңүче билгеле!!!

Rate this item
(1 Vote)

     Космонавтика көне уңаеннан башлап җибәргән сорау-уенның җиңүчесе билгеле. Ул −  Яр Чаллыдан Лейсан Суханаева. Котлыйбыз сезне! Сезне редакциябездә тәмле бүләк көтә.

Thursday, 13 April 2017 13:35

Әгәр бала урлашса.

Rate this item
(3 votes)

Әгәр бала урлашса.

Әйләнә – тирәдәгеләр, әти – әниләр баланың иң беренче урлашуын белгәч- шок хәлендә калалар. Эмоцияләргә бирелеп, алар, баланы сораштырырга һәм җәза бирергә омтылалар. Ләкин, ашыкмагыз. Туган ситуацияне ныклап уйлагыз һәм дөрес чишелеш эзләгез.

“Урлау” дигән төшенчәне сабый балага аңлатып булмый. Бала, 3-4 яшьтә “үзенекен” һәм “чит кеше” әйберсен белми. Ул бары тик ала һәм моны яшерми.

Rate this item
(2 votes)

02

Театр уйнап үсәбез

Һәр бала үзенчә җырчы, артист. Әлеге сәләтне үстерү үзеңнән күп көч сорый. Театр дип әйтүгә, дөньялар онытыла, күңелгә рәхәтлек йөгерә. Театр сихри дөньяга алып керә, сөйләм телен үстерә, сүз байлыгын арттыра. Әйе, театр-сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. Ул кешеләрне елата да, көлдерә дә, кайчагында уйландыра да... Без бүгенге яшәешебезне театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки, театр-тормыш ул. Шулай да, минем өчен тагын да кадерлерәк нәрсә бар – курчаклар белән уйнау. Нинди театр турында сөйли икән диярсез, сез? Әлбәттә, Яңа Әлем мәктәбендә оештырылган «Серле дөнья» халык курчак театры турында. Дәвамын түбәндәрәк укыгыз:

Rate this item
(0 votes)

Дуслар, 12 апрель – Космонавтика көне уңаеннан башлап җибәргән сорау-уенга кечкенә генә ачыклык кертергә булдык. Бу фото сезгә берәр нәрсә турында әйтәме? Тартмага яшерелгән предмет шушы фото, ягъни Юрий Гагарин турындагы кызыклы факт белән бәйле.

Rate this item
(1 Vote)

Алма яшь, үсә торган организмга аеруча файдалы. Анда углеводлар, С, В, В2, В6, В12, Е, D Р витаминнары, кальций, тимер, калий, натрий һәм фариентлар бар.

Алма йөрәк һәм гипертония авыруы белән интегүчеләргә, симез кешеләргә аеруча файдалы. Магний тозлары, Р, С витаминнары кан юллары эшчәлеген яхшырта.

Rate this item
(3 votes)

1

«Елмаю бүләк итәм!» бәйгесе катнашучысы Рәхим Сәлимгәрәевның (5 яшь, 4 нче «Ләйсән» балалар бакчасы, Кукмара) әнисе белән видеоязманы түбәндәрәк карагыз:

Rate this item
(0 votes)

     Әстерхан чикләвеген куллану организмдагы “яхшы” холестеринның күләмен арттыра, ә менә “начар” холестеринны киресенчә кысрыклап чыгара, ә бу исә йөрәк эшчәнлегенә уңай тәйсир итә. Әлеге чикләвекнең картаюга каршы эшчәнлек алып барган  антиоксидантларга бай булуы да ачыкланган. Моннан тыш ул хәтерне яхшырта, яман шеш барлыкка килүдән дә саклый.

Wednesday, 12 April 2017 11:32

Алинә Сәмитова язмасы

Rate this item
(6 votes)

Мин кечкенә чакта ук, әле укый да белмәгәндә, кулымда «Салават күпере» журналы булганлыгын яхшы хәтерлим. Ә инде әзрәк үсә төшкәч, үзем укый да башлагач, миндә бу журнал белән кызыксыну көннән-көн арта барды. Минем «Салават күпере»нең ничек безнең кулларга килеп җиткәнлеген, аны кемнәр шулкадәр матур итеп эшләгәнен беләсем, үз күзләрем белән күрәсем килде. Бу минем өчен зур хыялга әйләнде. Дәвамын түбәндәрәк укыгыз:

Rate this item
(0 votes)

Организмыңа нәрсә җитмәвен ул үзе әйтә:

Шоколад ашыйсың килсә, магний җитми дигән сүз. Ул чик­ләвек, көнбагыш, кузаклыларда, җиләк-җимештә бар.
Баллы ризык ашыйсың килсә, глюкоза җитми. Ул балда, җиләк-җимештә бар.

Wednesday, 12 April 2017 10:55

Күзләреңне сакла!

Rate this item
(0 votes)

Күзегез һәрвакыт балкып торсын өчен А, Е, С һәм В витаминнарын кулланырга кирәк. Алар кишер, петрушка, диңгез ризыклары, кара җиләктә, чикләвек, йомырка, ярмаларда бар. Күз өчен чып-чын могҗиза — 1 стакан кишер суы — аны көнгә бер тапкыр эчү дә җитә. Ә менә бавырга көч китерә торган әйберләрдән (майлы, шикәрле ризыкларны күп куллану) сак булырга кирәк, чөнки бавыр халәте турыдан-туры күз сәламәтлегенә бәйле.

Wednesday, 12 April 2017 08:35

Тартмада ни бар?

Rate this item
(2 votes)

IMG 7629

Дуслар, 12 апрель – Космонавтика көне уңаеннан сезгә шушы көн белән бәйле сорау-уен тәкъдим итәбез. Ничек уйлыйсыз, әлеге тартмада нәрсә яшерелгән икән? Ул беренче булып космоска очкан Юрий Гагарин белән бәйле. Җавапларыгызны безнең ВК дагы биттә шушы язма астында калдырырга кирәк. Иң беренче булып дөрес җавап бирүчене «Салават күпере» журналыннан тәмле бүләк көтә! Башладык!

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич