Rate this item
(0 votes)

    Әлеге методика нигезендә балаларны яшьтән музыкага өйрәтү. Табиб музыка аша бала үзен белдерә ала, шулай ук дөньядан кирәкле хәбәрләрне алырга, яхшылыкны күрергә, яхшы эшләр башкарырга, кешеләрне һәм сәнгатьне яратырга өйрәнгәнлеген исбатлаган. Әлеге методика буенча тәрбияләнгән балалар музыка коралларында уйнарга иртә өйрәнә, шулай ук төрле яклы һәм бай үсеш алалар. Методиканың максаты – музыкант үстерү түгел, ә әйбәт, укымышлы, намуслы кеше тәрбияләү.

 

Rate this item
(0 votes)

    Профессор, психология докторы Шалва Александр улы Амонашвили үз методикасын бала һәм олы кешенең тигез хезмәттәшлеге принцибына нигезләнеп төзегән. Бу нигезендә белем бирү процессында һәр балага тигез карау принцибы ята торган тулы бер система. Әлеге методика зур популярлыкка ия, ә үз вакытында педагогика һәм балалар психологиясендә зур казанышка ия булган. Амонашвили методикасы әле Советлар Союзы чорында ук Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпләрдә куллану өчен тәкъдим ителгән.

 

 
Tuesday, 23 September 2014 00:00

Сесиль Лупан методикасы

Rate this item
(0 votes)

 

    

      Әлеге методика Глен Доманның тәрбияләүнең база методикасын киңәйтә, дәвам итә торган булып тора. Сесил Лупан фикеренчә, бала хәзерге вакытта үзенең нәрсә белергә теләгәнен үзе күрсәтә. Әгәр ул йомшак шарф яки келәмгә тартылган икән – аңа тотып тикшерү өчен төрле тукыма үрнәкләрен – тире, мех, ефәк, чыпта һ.б. бирергә кирәк. 

Rate this item
(0 votes)

    Яңалык кертүче мәшһүр педагог Николай Зайцев кече яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм укытуның аерым бер методикасын тәкъдим иткән. Аның буенча хәрефләр язылган шакмакларны күрсәтеп түгел, ә әзер иҗекләр күрсәтеп укырга һәм сөйләшергә өйрәтәләр. Николай Зайцев махсус кулланма – балаларга укуны үзләштерүдә ярдәм итә торган Зайцев шакмакларын эшләп чыгарды. Шакмаклар размерлары буенча төрле, ә язулар төсле. Соңрак шакмакларны махсус авазлар чыгара торган итеп тә эшли башладылар. Нәни сөйләм күнекмәләрен үзләштерү белән беррәттән укырга өйрәнә, аның үсеше яшьтәшләренекеннән күпкә алдарак була.

 

 
Rate this item
(0 votes)

    Яңалыкка омтылучы педагоглар Борис һәм Елена Никитиннар гаиләсендә җиде бала тәрбияләнгән. Аларның тәрбияләү методикасы балаларны укытуда төрле уеннарны актив куллану, нәниләр белән аралашуга нигезләнгән. Никитиннар методикасы шулай ук балаларны сәламәтләндерү, аларны кар белән тәнне ышку яки бозлы су белән коену аша чыныктыруга аерым игътибар бирә. Никитиннар нәниләр өчен күп кенә методикалар – башваткычлар, биремнәр, пирамидка, шакмаклар эшләп чыгарган. Тәрбияләүнең әлеге төр методикасы иң башта каршылыклы фикерләргә дучар булды, хәзерге вакытта да аның турында карашлар төрлечә

 

 
Rate this item
(0 votes)

     Әлеге методика турында инде берничә дистә ел буе ишетәбез. Монтессори системасының төп принцибы – «Миңа моны үземә эшләргә ярдәм ит!» Бу олы кеше баланың хәзерге вакытта нәрсә белән кызыксынуын аңларга, шөгыльләнү өчен аңа уңай шартлар булдырырга һәм бәйләнмичә генә әлеге мохитне кулланырга өйрәтергә тиешлекне аңлата. Шул рәвешле, олы кеше һәр балага үсүнең шәхси юлын табарга һәм аның табигый сәләтен ачарга ярдәм итә.

Rate this item
(0 votes)

   Философ, педагог, профессор Леонид Береславский бала һәр минут, һәр көн үсәргә, белем эстәргә тиеш дип әйткән. Көн саен ул яңа бер нәрсәгә өйрәнә ала, һәм аның тирәсендәге олылар аңа мондый мөмкинлекне бирергә тиешләр. Яшь ярымлык вакыттан баланың игътибарын, хәтерен, вак моторикасын үстерү буенча шөгыльләнә башларга кирәк. Өч яшьтән баланың  фикер йөртү сәләтенә игътибар итәргә кирәк. Әлеге методика революцин дип саналмый, ләкин кече яшьтәге балаларны комплекслы рәвештә үстерүгә мондый караш педагогикада беренче мәртәбә күзәтелә. Күпләр Леонид Береславский һәм Глен Доман методикаларында охшашлык бар дип саный.

Monday, 22 September 2014 00:00

Жан Ледлофф методикасы

Rate this item
(1 Vote)

    Әлеге уникаль һәм күп очракта экстравагант методика Жан Ледлоффның кыргый кабиләләрдәге индеецлар тормышын күзәтүгә нигезләнгән. Ул кешеләр үз-үзләрен ничек кирәк дип санасалар, шулай күрсәтергә мөмкин булган дип санаган.

Monday, 22 September 2014 00:00

Вальдорф педагогикасы

Rate this item
(1 Vote)

   Нигезендә балаларның олыларга охшарга тырышуы, һәм шул җәһәттән тәрбияне олыларның эш-гамәле буенча, көчләп һәм катгый таләпләрсез оештыру. Әлеге методика еш кына мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләгәндә, шулай ук балалар бакчаларында кулланыла. Өстенлекле яклары белән беррәттән, вальдорф балалар бакчасының сизелерлек кимчелекләре дә бар. Барыннан да бигрәк вальдорф педагогикасы нигезендә яткан антропософия тәгълиматының кырыс дини-мистик идеологиягә нигезләнгәнен һәм бала шәхсен формалаштыруда моның тискәре йогынты ясавын онытмаска кирәк.

Thursday, 28 August 2014 00:00

Баллы бәйрәм

Rate this item
(0 votes)

 
 
Wednesday, 27 August 2014 00:00

Матур сүз

Written by
Rate this item
(0 votes)

 

     Ил буйлап таралган сәләтле яшьтәшләребезне барлау максатыннан сәнгатьле уку буенча«Матур сүз»дип аталган Бөтенроссия онлайн бәйгесе игълан ителә. Ул «ТАТМЕДИА»ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә үткәреләчәк.

Rate this item
(0 votes)

 

   Дускай, сиңа «Салават күпере»н кем алып килә? Әйе, алар белән син күптән таныш – ул хат ташучылар! Көн дә, төн дә армый-талмый хатларны, гәҗит-журналларны дәү букчаларына салып, һәр кешенең почта әрҗәсенә җиткерүче әйбәт абый-апалар алар! Хезмәтләре бик авыр булса да, хат ташучылар һәрвакытта да безгә әйбәт хәбәрләр җиткереп тора! Әйдә, без дә аларның күңелен күрик! Шуңың өчен махсус бәйге уйлап таптык. Җиңүчегә, почтальон Печкин фикере буенча иң кирәкле әйбер – велосипед булачак!

Wednesday, 27 August 2014 00:00

Әбием догалары

Written by
Rate this item
(0 votes)

 

    Кайда кына булсак та, ашауны тәмамлагач, рәхмәт әйтәбез һәм кулларыбыз дога кылырга күтәрелә. Шулай бит? Әби-бабаең укыган догалар сине һәрдаим озатып бара, инде күбесен үзең дә яттан беләсеңдер. Дускай, бүген без сине яңа бәйгедә катнашырга чакырабыз.

Wednesday, 27 August 2014 00:00

Мистер һәм Мисс Салават күпере

Written by
Rate this item
(0 votes)

   Әйе, әйе! Ялгышмыйсың! «Салават күпере»ң сиңа өр-яңа бәйгедә катнашырга тәкъдим итә! Журналның бәйгеләре бик күп дип аптырама, арабызда сәләтле, матур, зирәк, уңган яшьтәшләр җитәрлек бит! Бу юлы без «Мистер Салават күпере» һәм «Мисс Салават күпере» титулына ия булырлык талантлар эзлибез! Җиңүчеләргә бүләкләребез һәрвакыттагыча шәп – заманча планшет!

Wednesday, 27 August 2014 00:00

Кыланчык!

Written by
Rate this item
(0 votes)

 

   Әти-әниләр, әби-бабайлар! Нәниләрегезнең кыланмышларын фото-видеога төшерә-төшерә арып беттегезме? Сезнең нәниегез чын артист сәләтенә ияме? Димәк, «Кыланчык» бәйгесе сезнең өчен! Шартларыбыз бик гади.

Page 35 of 35

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич