Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 января 2020 08:43

Мусаларда кунакта...

Шагыйрь Муса Җәлил... Бу исем бик күпләргә, шул исәптән журнал укучы балаларга да яхшы таныш. Сез яратып укыган «Карак песи», «Күке», «Сәгать», «Әтәч», «Бер шигырь», «Маэмай», «Суык бабай» һәм балалар өчен язылган башка шигырьләр авторы бит ул. Инде менә берничә буын аның шигырьләрен укып, батырлыгына сокланып үсә. Шагыйрь, сугышчы, Бөек...

Шагыйрь Муса Җәлил... Бу исем бик күпләргә, шул исәптән журнал укучы балаларга да яхшы таныш. Сез яратып укыган «Карак песи», «Күке», «Сәгать», «Әтәч», «Бер шигырь», «Маэмай», «Суык бабай» һәм балалар өчен язылган башка шигырьләр авторы бит ул. Инде менә берничә буын аның шигырьләрен укып, батырлыгына сокланып үсә. Шагыйрь, сугышчы, Бөек Ватан сугышы каһарманы ул! Аның шигырьләре балаларны тәртипле, әдәпле, кешелекле булырга, туган илне яратырга өнди.

Казан шәһәре Горький урамы 17-нче йортта Муса Җәлилнең музей-фатиры урнашкан. Биредә, 28-нче фатирда, 1940 елның сентябреннән 1941 елның июленә кадәр шагыйрь үзенең гаиләсе белән яшәгән. Музейда аның шәхси әйберләрен күрергә була.

Ә менә күргәзмәләр залында, кече яшьтәге балалар өчен «Мусаларда кунакта» дип аталган интерактив күргәзмә эшли. Монда килүчеләр үзләрен Муса туган йортта - Оренбург өлкәсе Мостафа авылында итеп хис итәләр. Чәчәкле чаршау-кашагалар, кызыл башлы сөлгеләр, сәке һәм мич, кием-салымнар, бик күп серләрне үзенә җыйган сандык балаларның музей белән танышуын кабатланмас вакыйгага әйләндерә. Алар экскурсовод сөйләгән әкият риваятләргә ияреп Мусаның балачагына кайталар. Бала вакытта булачак шагыйрь шаян, шук малай була. Шул шуклыгы аркасында төрле кызыклы хәлләргә дә тарыга – үз кармагына үзе эләгә, кош йомыркаларын өйгә алып кайта. Бик өлгер дә була әле ул, бер ел эчендә башлангыч мәктәпне тәмамлый, кырлы бәләк белән Гыйльми әбисенә кер үтүкләргә булыша. Ничек итеп дисезме? Кызыктырдыммы? Алай булгач музейга килегез, барысын да белерсез.

Муса Җәлил музей-фатирына «Мусаларда кунакта» күргәзмәсенә рәхим итегез!

Ләйсән Харасова,

Муса Җәлилмузей-фатиры өлкән фәнни хезмәткәре