Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 февраля 2020 10:38

Журналның тарихы

«Салават күпере» журналын 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр уйлап таба. Аның беренче саны 1990 елның март аенда чыга. Соңгы 30 ел эчендә Зиннур Хөснияр – бу уникаль журналның җитәкчесе, аны илһамландыручы һәм үстерүче. «Салават күпере» – бик популяр басма, аны һәр бала түземсезлек белән көтеп ала. Журналның тиражы даими югары...

«Салават күпере» журналын 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр уйлап таба. Аның беренче саны 1990 елның март аенда чыга. Соңгы 30 ел эчендә Зиннур Хөснияр – бу уникаль журналның җитәкчесе, аны илһамландыручы һәм үстерүче.

«Салават күпере» – бик популяр басма, аны һәр бала түземсезлек белән көтеп ала. Журналның тиражы даими югары саклана.

Бүгенге көндә «Салават күпере» – Татарстан Республикасында 5-12 яшьләрдәге балалар өчен татар телендә басыла торган бердәнбер журнал. Шуңа күрә «Салават күпере»бәхетле һәм гамьсез балачак елларының матур символына әверелгән.

«Салават күпере» журналы нәни укучыларының кызыксыну даирәсен, теләк-омтылышларын, ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан чыгып әзерләнә. Әлеге басма сабыйларның дөньяны танып белү эшчәнлеген оештыруга, аларның физик, интеллектуаль һәм эмоциональ үсешен тәэмин итүгә, гаилә һәм әйләнә-тирә мохит белән гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итә. Шуны да әйтергә кирәк, редакция хезмәткәрләре мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп тәрбия һәм уку-укыту системасын методик яктан тәэмин итү юнәлешендә Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы тарафыннан кертелгән һәм расланган таләп-кагыйдәләр һәм инновацион чаралар белән даими танышып бара, басма эчтәлеген әзерләүдә кешелеклелек һәм җаваплылык принципларына таянып эш итә.

Журнал битләрендә күренекле татар балалар язучылары әсәрләре (З.Хөснияр, Л.Лерон, Р.Мингалим, Р.Фәйзуллин, В.Нуриев, Р.Миңнуллин һ.б.), халык әкиятләре, әйләнә-тирә дөнья хәлләре, мәшһүр шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында материаллар даими басылып килә. Аерым татар балалар язучысы яки шагыйренә багышланган махсус саннар нәни укучылар тарафыннан зур шатлык белән каршы алынды. Алар кызыклы, мавыктыргыч матур кечкенә китапчыклар рәвешендә дөнья күрде. Мәсәлән, күренекле татар әдипләре Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Р.Фәйзуллин, Р.Вәлиев, Р.Мингалим, Р.Батулла китапчыклары шундыйлардан саналырга хаклы. «Салават күпере»ндә басылган күп кенә шигырьләр, хикәя-әкиятләр татар балалар әдәбиятының искиткеч матур хәзинәсен тагын да баетты.

Журналда аның беренче саннарыннан алып талантлы рәссамнар белән уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек оештырылды. Алар арасында И.Әхмәдиев, Н.Әлмиев, Ф.Якупов, Ф.Муллахмәт, Ю.Денисов, И.Воробьев, А.Айсена, С.Привина, Ф.Хасьянова, Л.Золондинова, З.Мөхәммәтҗанова, С.Ибраһимова, А.Үтәгәнов, Р.Шәмсетдинов, Ә.Йосыпова һ.б. Нәкъ менә бу рәссамнар иҗаты нәтиҗәсендә басманың бүгенге көндә һәркемгә таныш һәм искиткеч оригиналь тышкы эшләнеше булдырылды.

«Салават күпере» журналы «Бәллүр каләм» (1999, 2011) дип исемләнгән журналистлар бәйгесенең лауреаты итеп танылды, Татарстан Республикасы язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге махсус премиясенә (2005) ия булды.