Wednesday, 26 April 2017 12:18

Тинчурин театрында Тукай көне

Rate this item
(0 votes)

Vk8fkuJKahg

25 нче апрель көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Казан мәктәпләре укучыларына шагыйрь иҗатына бәйле ике көндезге спектакль күрсәткән. Тулырак мәгълүмат һәм фотолар түбәндәрәк:

Башта балаларга Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган «Шүрәле-online» әкияте тәкъдим ителгән. Укучылар Тукайның «Шүрәле» әкиятендә тасвирланган серле карурманда, кайчандыр исемнәре телдән төшмәгән ягымлы әкият каһарманнары – Камыр батыр, Шүрәле, Убырлы карчык, Су анасы һәм Дию пәрие белән танышкан. Соңрак укучылар Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән «Сөй гомерне!» шигъри драмасын тамаша кылды. «Сөй гомерне!» — Г.Тукайның «Исемдә калганнар»(1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелгән драма. Спектакльгә шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар да кертелгән. Бу Тукай шәхесен тулырак аңларга ярдәм итә.

Спектакльдән соң Тукай әкияте геройлары – Су анасы белән Шүрәле катнашында интерактив уен оештырылган. Укучылар шагыйрьнең әдәби мирасына багышланган интеллектуаль викторинада катнашкан. Чара Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән төгәлләнгән.

Мәгълүмат һәм фотолар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте тарафыннан китерелде.

Поделитесь с друзьями

Read 728 times

Leave a comment

Make sure you enter all the required information, indicated by an asterisk (*). HTML code is not allowed.

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич