Журналга язылу

Rate this item
(4 votes)

IMG 7612

Дуслар, «Салават күпере» журналына 2017 елның икенче яртыеллыгына язылу башланды! Балаларыгызны, оныкларыгызны кызыклы, мавыктыргыч, төсле журнал белән сөендерергә ашыгыгыз!

Буа районы Аксу мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Алинә Сәмитова «Салават күпере»нә язылган инде һәм алга таба да журналдагы бәйгеләрдә актив катнашырга уйлый, бу фикере белән сезнең белән дә уртаклаша.

Алинә белән видеоязманы түбәндәрәк карагыз:

Rate this item
(0 votes)

Дуслар, 1 нче апрельдән 2017 елның икенче яртыеллыгына гәҗит-журналларга язылу башланды. Моны барлык почта бүлекчәләрендә, шулай ук Россия Почтасының махсус сайтында башкарырга була.

Ә 11-21 май көннәрендә почта бүлекчәләрендә «Язылу декадасы» узачак. Бу көннәрдә яраткан гәҗит-журналларга беркадәр ташламалар белән язылып булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Салават күпере» журналына 2017 елның икенче яртыеллыгына язылу бәясе 270 сум.

Rate this item
(2 votes)
Rate this item
(3 votes)

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу көн балаларыбызның никадәр кадерле булуларын, нәрсәләргә мохтаҗ икәнлекләрен тагын бер кат искәртә. «Салават күпере» − балаларны тагын да бәхетлерәк итүнең матур бер ысулы. Чөнки журналда балачакның иң матур уй-фикерләре, теләк-хыяллары чагыла.

«Салават күпере» журналына һәр айдан язылып була. Бүгенге көндә 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу бара. Димәк, нибары 261 сумга сезнең нәниегез 6 ай буе (июль-декабрь) уенчыклы «Салават күпере»н алып шатланачак.

Безнең журналга язылуның берничә ысулы бар:

  1. Россиянең һәм Татарстанның барлык почта бүлекләрендә. Моның өчен сезгә иң якын почта бүлегенә барып, квитанция тутырырга кирәк (биредә басманың исемен − «Салават купере», индексын – П2339, ничә айга язылуыгызны, төгәл индекс, адрес һәм исем-фамилиягезне язу сорала). Әлеге ысул Татарстанда яшәүчеләргә кагыла. Ә Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр «Роспечать» каталогы аша 73953 индексы белән яздыра ала. Шулай итеп, яраткан «Салават күпере» сез күрсәткән почта әрҗәсенә килеп торачак.
  2. www.uslugi.tatarstan.ruпорталы аша электрон язылу. Шәхси кабинетыгызга язылу теркәлгән дигән хәбәр килә һәм сез билгеләгән вакыттан журнал өегезгә килеп җитәчәк.
  3. pdf-форматында киләчәк.
  4. Казан шәһәрендәге балалар бакчаларына йөрүчеләр, мәктәп укучылары өчен альтернатив ысул. Журналны ай саен үзебез арзанрак бәягә китереп бирәбез! Моның өчен укытучы яки тәрбияче (843) 519-45-89 номеры буенча редакциягә шалтыратып хәбәр бирү кирәк.

Фотода Азнакайдан Мәликә Хәкимова һәм Эльдан Сәхретдиновлар, 2 яшь.

 

 

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич