Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 июня 2016 07:28

"Йолдызлы сәгать" уены

«Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе тәрбиячесе Ардуанова Гөлчәчәк Тимерҗан кызының тирә-юнь белән таныштыру буеча эшчәнлек конспекты Юл йөрү билгеләрен һәм транспорт чараларын беләсеңме?                                       ( йолдызлар сәгате уены ) Максат. Балаларның  юл билгеләре, аларның төрләре, транспорт чаралары турында  белемнәрен камилләштерү; игътибарлылык, фикерләү...

                                            Уен барышы.

-Исәнмесез,хөрмәтле балалар һәм тамашачылар. Бүген без юл билгеләре һәм транспорт чараларына багышланган “Йолдызлар сәгате” уенына җыелдык. Уен – ярышта 2 команда катнаша. 1нчесе ”Светофор”, 2нчесе - Зебра” 

Уенчыларыбызга уңышлар теләп уеныбызны башлыйбыз.

Жюри әгъзаләре билгеләнә.

Сүз команда капитаннарына бирелә.

“Светофор” капитаны.

Без уяу дусларыбызга

Кайнар сәләм юллыйбыз,

Ярышларда зирәк, тапкыр

Булуыгызны телибез.

“Зебра” капитаны.

Без бәйрәмгә килдек бүген

Бер дә ялкауланмагыз

“Светофор” га сәләм юллап

Уңыш теләп калабыз.

 I ТУРНЫ БАШЛЫЙБЫЗ. Уенның исеме: ”Бу нинди билге” дип атала.

Командаларга юл билгеләре таратыла. Мин сезгә сорау бирәм, ә сез тиешле юл билгесен күтәрәсез. Җавап дөрес булган очракта командага 1 йолдыз куела.

1 нче дүрт сорау “Светофор” командасына бирелә.

  1. Без машинабыз белән кунака барырга чыктык. Юлда машина ватылды. Нинди билгегә карап ремонтлау урынын табарга була?
  2. Без кибеткә керергә уйладык. Машинабызны калдырып тору өчен нинди билгене табарга кирәк?
  3. Без юлыбызны дәвам иттек. Ләкин безнең бензин аз калган икән. Нинди билге буенча без бензин салу урынын табарбыз икән?
  4. Кайдадыр паровоз тавышы ишетелә. Нинде билге якында шлагбаумлы тимер юл барлыгын күрсәтә?

“Зебра” командасына сораулар.

  1. Хәзер безгә юлыбызны дәвам итәр өчен борылыш ясарга кирәк. Нинди билге борылыш урынын күрсәтә?
  2. Кунакка барганда без бары тик автомобиль юлыннан гына бардык. Аны нинди билге күрсәтә?
  3. Борылыштан соң бер яклы хәрәкәт юлыннан гына бардык. Аны нинди билге күрсәтә?
  4. Без килеп життек. Туганнарыбызга керү өчен юлны аркылы чыгарга кирәк. Аны нинди билге күрсәтә.
  5. 2 бирем. Сезнең алдыгызда транспорт төрләре:

1.Җигүле транспорт.

2.Су транспорты

3.Тимер юл транспорты

4.Автомобиль транспорты

5.Һава транспорты.

1нче сорау:Бу транспортларның кайсысын машинист йөртә?

2нче сорау: Нинди транспортны капитан йөртә?

3нче сорау: Кайсы транспорт белән очучы идарә итә?

4нче сорау: Кайсы транспортны олаучы йөртә?

5нче сорау: Кайсы транспорт бик борынгы дип санала?

6нчы сорау: Кайсы транспорт чарасы иң арзаны?

7нче сорау: Кайсы транспорт бик тиз хәрәкәт итә?

8нче сорау: Җилкәнле көймә,корабль, паром нинди транспорт төренә керә?

9нчы сорау: Дөя,фил,ат нинди транспорт төренә керә?

Икенче тур нәтиҗәләре санала.

3 бирем “Билгене жый” уены

Һәр капитанга конверт эченә салынган кәгазь кисәкләреннән юл билгеләрен җыярга кирәк. Анын нәрсә аңлатуын, кайда куелуы турында сөйләргә.

II ТУР

Тәрбияче. Балаларга табышмаклар әйтелә. Балалар табышмаклар җавабын конверт эчендәге рәсемнәр белән билгеләргә тиеш.

1 нче бирем.“Светофор” командасына:

1. Барам, барам очы юк (Юл)

2. Юк, мин поезд түгел,

Ләкин аңа охшаган.

Чөнки йөрибез без

Тимер юллардан.  (Трамвай)

3. Ат түгел, кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе йөри тыр да тыр

Я, бу нәрсә, кем әйтер (Трактор).

“Зебра” командасына:

1. Урамнарны күзәтеп,

Узганнарны кисәтеп.

Чатта тора ул,

Сакта тора ул (Полиция)

2.“На” дисәң йөрми.

“Трр” дисән туктамый,

Печән салсаң ашамый,

Койрыгын борсан,

Кычкыра – кычкыра чаба. (Машина)

3.  Кош түгел оча. (Самолет) 

2 нче бирем УЕН “СВЕТОФОР”

Барлык балалар да катнаша:

“Яшел” – дип сигнал биргәндә, бер түгәрәк буйлап биеп барасы.

“Сары” – урында биисе.

“Кызыл” – туктап калалар.

Ялгышкан бала уеннан чыга, кайсы команда баласы ахырдан кала, шул җиңүче була.

Нәтиҗә ясала.

3 бирем.Кызыклы автомульти

 Мультфильмнар, әкиятләр дөньясына сәяхәт. - слайдлар

1) Емеля нәрсәгә утырып йөри? (мич)

2) Леопольдның ике тәгәрмәчле яраткан транспорты.(велосипед)

3) Түбәдә яшәүче Карлсон моторын нәрсә белән майлаган? (варенье)

4) почтальон Печкинга дядя Федорның әти-әниләре нинди бүләк биргәннәр? (велосипед)

5) Хоттабыч бабай нәрсәдә очкан? (ковер- самолетта)

6. Көлгенә яисә “Золушка” әкиятендә тылсымчы кабакны нәрсәгә әйләндерә?(карета)                                                                                             5. Снежный королева әкиятендәге Кай исемле малай нәрсәдә утырып йөргән?(чана)                                                                                               6. Убырлы карчыкның транспорты? (себерке)         

3тур                                                                                                                                                   1 бирем. Капитаннар ярышы ”Кем беренче?”. Юл кагыйдәләрен бозмыйча гына Машинаны тартып алып килергә кирәк. 

2бирем Кегли арасыннан чыгу машина белән.                                                                                                                                                             

3 бирем 

Экранда рәсемнәр:

1.Ашыгыч ярдәм машинасы.

2.Су сиптерү машинасы

3.Милиция машинасы.

4.Янгын сүндерү машинасы.

1нче сорау: Янгын вакытында кайсы транспорт безгә ярдәмгә килә?

2нче сорау: Бу транспорт төрләренең кайсысы “артык”?

3нче сорау: “02” дип кайсы транспорт төрен атыйлар?

4 нче сорау: Бу транспорт төрләренең кайсысы шифаханәләрдә кулланылы?                                          

4 бирем “Инспектор” Кызлар инспектор киеме кияләр, сыбызгыга сызгыралар  һәм чишенәләр.

Ярышыбыз шушының белән тәмам ,ә хәзер жюрилар урыннар чыгарган арада без, "Зәңгәрсу вагон"  җырын җырларбыз.