Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 октября 2016 08:09

Әниләр бәйрәме

Казан шәһәре Совет районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 162 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учереждениесе Тәрбияче: Зөлфия Госман кызы Ибатуллина  «Әниләр бәйрәме» Масстер класс «Әбиемә открытка» (Икенче кечкенәләр төркеме өчен) Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү; аңа булышасы килү теләге уяту, аның эшләгән...

 

Бәйрәм барышы:

Группада балалар ярымтүгәрәк булып басалар.

Тәрбияче:  Балалар, безгә бүген әниләр кунакка килгәннәр, әйдәгез иң элек алар белән исәнләшик әле.

Б: Исәнмесез!

Т:Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр – әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше.

1нче бала

Много мам на белом свете,

Всей душой их любят дети.

Только мама есть одна,

Всех дороже мне она.

Это мамочка моя!

2нче бала

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана

3нче бала

Бу дөньяда әниләр күп

Минем әни бер генә                           

Үзе уңган, үзе тырыш

Бар эшкә дә өлгерә.

 4нче бала

Иртүк торып битен юган

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган узе торган,

Буген әниләр бәйрәме


Т. Әйдәгез әле үзебезнең яраткан әниләребезгә матур җыр бүләк итик.

Җыр «Пусть всегда будет солнце».

Т. Булдырдыгыз балалар. Әйе, балалар, җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребез – ул безнең әниләребез. Без аларны яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез. Ә сез әниләрегезгә булышасызмы?

Б-р: Булышабыз


5нче бала

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур сибелә

6нчы бала

Әни диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга

Таптамагыз һич ярамый

Әни сүзен таптарга.

7нче бала

Әнием белән кибеттән

Ипи сөт алып кайтам

Борчулы булса әнием

Тынычлан дип юатам

Менә ничек тырышам

Әниемә булышам

 8нче бала

Пөхтә итеп өйне җыям

Гөлләремә су сибәм

Курчакларымны йоклатам Еласалар юатам

Менә ничек тырышам

Әниемә булышам


Т. Булдырдыгыз, балалар!!! Әниләр – безнең иң яраткан кешеләребез!!! Аларны көн саен сөендерергә тырышыгыз. Елап көйсезләнеп аларны борчымагыз! Сезнең тәртипле, тыңлаулы булуыгыз, матур эшләрегез – әниләребез өчен зур шатлык. Әйдәгез, әниләребезне куандырып аларга узебез ясаган бүләкләребезне бүләк итик.

Б-р: «Бәйрәм белән әнием!»

Кызлар башкаруында бию «Әлли-бәлли».


9нчы бала

Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел ул

Ул минем дәү әнием.

10нчы бала

Минем әби яшь әле

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син”, – диләр.

11нче бала

Маму очень я люблю,

Ей привет горячий шлю!

Но не только ей одной,

А и бабушке родной!



Т: Әбиләребез нәни оныкларын тәрбияләудә купме көч куя.  Әниләрегез эштә чакта алар сезне карыйлар, бишек жырлары җырлаганнар. Әйдәгез әле әбиләребезгә бүләк ясык әниләр белән бергәләп.

Т. Алайса әйдәгез, эшкә керешик. Менә мин сезгә картон, төсле кагәзләр әзерләп куйдым инде. Безгә әниләр белән бергә открытка ясарга кирәк, матур итеп.

Кисеп ябыштыру шөгыле: “Әбиемә открытка”

(Картон, төсле кагәзләр, клей, пумала,кайчы)

Балалар  әниләр белән бергә өстәл артларына утыралар.

Өстәлләрдә әзер картон, клеенкалар, салфеткалар, клей .

Картонны икегә бөкләп куялар, әниләр кайчы алып төсле кагәзләрдән матур чәчәкләр, ваза кисәләр ә балалар ябыштыралар.Открытка эченә матур сүзләр ябыштырып куялар.

Әниләр белән балалар эшләп утырган чакта Убырлы керә.

Убырлы килеп керә (кулында себерке, каты итеп тукылдата)

Т: Тукта, тукта, ашыкма! Балаларны куркытасың!

Убырлы: Монда нинди бәйрәм, монда нинди җиелыш? Барыгыз өйгезгә кайтыгыз!

Т: Исәнме, Убырлы! Буген әниләр, дәү әниләр бәйрәме!

Убырлы урындыкка утырып кычкыра-кычкыра елый башлый.

Убырлы: Мине бер каяда чакырмыйла, минем дусларымда юк. Мин бәйрәм икәнендә онытканмын. Әнигә, әбигәдә бүләгем юк. А-а-а!!! Бар-бар кайтып китегез утырмагыз монда!

Т: Тукта – тукта елама без сиңа булышабыз, күрсәтәбез ничек ясарга кирәк икәнен, телисең икән әйберләрне биреп җибәрәбез өйгә кайткач ясарсың. Убырлы  балар белән әниләрнең ничек ясаганын карап чыгада.

Убырлы: Бик матур,ясыйлар. Әйдәгез әле уйнап алыйк. Минем уеннарым бар.

Убырлы” уены.

  

Убырлы: Хөрмәтле әниләр, әйдәгез хәзер бергәләп уйнап алыйк.

1 уен: “Керләр эләм” – Игра: “Развешиваю белье ”.

2 әни, 4 бала чыга,ике бала бау тотыт торалар ә әниләр тиз итеп кер эләләр, кем тизрәк.

  

2 нче уен: “Таратабыз – җиябыз”. Игра “Сорим – убираем”.

Атрибуты: 2 чиләк уенчыклар белән 2 кәрзин. Әниләр уенчыкларны чәчәләр, балалар җыялар(кем тизрәк).

3нче уен: Күмәк уен балалар белән «Туп, туп – матур туп»

Убырлы:  Булдырдыгыз балалар, әфәрин! Миңа сезнең белән күңелле булды рәхмәт сезгә! Киттем мин, балалар, урманга кайтам. Сау булыгыз!

Балалар: Сау бул, Убырлы!

Көннәр якты булсын өчен әни кирәк. (Бергә әйтәләр)

Йокы татлы булсын өчен әни кирәк.

Җил-яңгырдан саклар өчен әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк!

Әнием минем матур

Күзләре якты көләч

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч

Бик зур үстем инде мин

Әнигә булышам

Үз ботинкамны үзем

Кияргә тырышам

Безне назлап үстергәнгә

Әниләргә рәхмәт сезгә

Һәрвакытта булганга

Әниләр рәхмәт сезгә

Мы наш праздник завершаем,

Милым мамам пожелаем,

Чтобы мамы не старели,       

Молодели, хорошели.

Мы желаем нашим мамам,

Никогда не унывать,

С каждым годом быть всё краше

И поменьше нас ругать.


Т:Әйдәгез ясаган бүләкләрегезне күрсәтегез кемнеке нинди икән! Бик матур булган икән! Булдыргансыз!!!

Кадерле әниләр, сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

Т: Булдырдыгыз, балалар, сез бик тырышып эшләдегез, димәк әниләребезне чәй өстәле янына чакырсак та була.