Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 января 2017 14:01

«Мин кунаклар яратам»

Гүзәлия Гаптелхак кызы Җамалиева, Теләче районы Теләче авылы 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячесе. «Мин кунаклар яратам» Максат: Балаларны халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык,  дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру. Татар халкының милли ризыкларына кызыксыну уяту; балаларның иҗади сәнгатен үстерү (чәкчәк,бәлеш, өчпочмак). Татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү; табын әдәбен, үзеңне әдәпле...

Тәрбияче: Бүген без татар халкының күркәм сыйфатлары кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык турында сөйләшербез.

Безнең халык кунакчыл;

«Якты-чырай,такта чәй»-дип

Каршы ала кунакны.

Ата-баба гадәтләрен

Без дә дәвам итәбез,

Безгә кунакка килегез

Чын куңелдән көтәбез.

− Әйтегез әле, кешеләр ни өчен бер-берсенә кунакка йөриләр? (балалар җавабы)

           Ни өчен кунак килгәнне яратабыз?   (балалар җавабы)

Кунакны каршы алырга ничек әзерләнәбез? (балалар җавабы)

− Кунакны  нинди сүзләр белән каршы алабыз? (балалар җавабы)

       Кунакның күңелен ничек итеп ачалар? (балалар җавабы)

Тәрбияче: Без әби-бабаларыбызның бик кунакчыл булуын, кунак киләсе булса, мул итеп ризык пешерүләрен дә беләбез. Килгән кунакны кыстый-кыстый сыйлыйбыз. Әйтегез әле, балалар, безнең татар халкы кунакны нинди ризыклар белән сыйлый? (балалар җавабы)

       Ничек итеп сыйлый? (балалар җавабы)

Тәрбияче: Әйе, балалар, кунакчыл булу турында халкыбыз бик мәгънәле сүзләр дә әйткән.

− Коры табынга кунак утыртмыйлар.

− Кунаклы йорт − хөрмәтле йорт ул, балалар.

Тәрбияче: Балалар үзебезнең тәрбияле балалар булуыбызны, табын янында әдәп кагыйдәләрен белүебезне әйтеп үтик әле. (балалар җавабы)

Әйе, сез бик тәрбияле балалар икәнсез. Бик сөендем, ә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп карыйм әле:

«Дөресен әйт!» уены.

Йомырка белән онны

Бутап камыр басканнар

Бәрәңге, ит, тоз салып

Почмаклар ясаганнар.  (Өчпочмак)

Вак-вак кына итеп кисеп,

Өяләр аны таудай

Чак-чак кына алып, өзеп,

Аша дустым, син шулай.  (Чәкчәк)

Чыҗ иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың.

Балга манып кабасың,

Ул нәрсә?  (Коймак)

Тәрбияче: Уен «Нәрсәгә охшаган?» (өчпочмак, бәлеш, чәкчәк нинди формада булуын ачыклау).

Ә хәзер, балалар, мин сезгә кунаклар килгәч уйнала торган бер уен өйрәтим әле. Басыгыз әле түгәрәккә! Бу уен «Кулъяулык» уены дип атала. (Балалар түгәрәккә басалар, бию көенә кулъяулыкны бер-берсенә бирәләр, көй туктаганда кулъяулык кемдә кала, шул бала кунаклар килгәндә әйтелә торган бер сүз әйтә).

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле татар халкының иң  дәрәҗәле ризыгы булган чәкчәк ясау серләрен өйрәник.

Чәкчәк − һәрбер өйнең түрендә. Аның белән мәртәбәле кунакларны каршы алалар.(Балалар алдан әзерләнгән өстәл янына киләләр. Алъяпкыч ябалар, яулык бәйлиләр. Тәрбияче балаларның чәкчәк ясаганнарын карап йөри, ярдәм итә, мактый).

Тәрбияче: Менә балалар, булдырдыгыз, безнең чәк-чәк әзер. 

Безнең халык борынгыдан кунакчыл һәм юмарт булган. Бу чәкчәгебез дә килгән кунакларыбызга күчтәнәч булсын. Рәхим итеп алыгыз .