Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 февраля 2017 09:56

8 март бәйрәме сценарие

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган сценарий Иң кадерле кеше – әни Максат: Әниләргә хөрмәт, балаларга ярату, гаиләдә җылылыкны ныгыту. Кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлгән, анда укучыларның рәсемнәре һәм әниләр турында матур сүзләр эленгән. Залның өч урынында махсус әзерләнгән өстәлләр. Сәхнә өй рәвешендә әзерләнгән, талгын көй ишетелә. Сәхнәгә җырлый-җырлый...

Кыз. Кояш, кояш мәңге балкый,

Мәңге нур сибә.

Кояш гомере телим мин

Әнием сиңа.

Ике яктан икешәрләп балалар чыга һәм шигырьләр сөйлиләр.

1 бала. Иртүк торып битен юган

Кем уяткан Ләйләне?

2 бала. Уятмаган, үзе торган –

Бүген әни бәйрәме!

3 бала. Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын –

Бүген әни бәйрәме.

4 бала. Өстәл өстен кат-кат сөртте

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме

Барысы да чыгып бетә.

5 бала. Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдә әле:

Хор белән: Котлы булсын!

Гөрләп торсын Әниләрнең бәйрәме!

«Бер кыз бала җыр чыгарган» җыры

Бер малай белән бер кыз кала, калганнар читкә китә.

Малай. Кара әле, Дилә, (кызның үз исеме әйтелә) син язны яратасыңмы?

Кыз. Нигә сорыйсың әле? Әлбәттә, яратам.

Малай. Ни өчен яратасың?

Кыз. Яз көне көн җылына, кояш матур елмая, тамчылар тама.

Малай. Син иң кирәген әйтмисең әле.

Кыз. Әйе, әйе. Яз көне 8 Март бәйрәме була. Бу көнне кызларны, апаларны, әбиләрне, әниләрне котлыйлар.

Малай. Дөньяның бөтен матурлыгы әниләрдә. Бүген без Әниләрне зурлыйбыз.

Икесе бергә: Котлыйбыз (кереп китәләр).

Икенче төркем (биюче кызлардан кала сәхнәгә чыга).

1 бала. Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

«Әни» дип ачылган бит.

2 бала. Зөлфия Ханнанова.Әнием куаныр.

Өй эшләре бигрәк тә күп,

Һич кенә юк буш чагым.

Чү! Кычкырып сөйләшмәгез,

Йоклаганда курчагым.

Ә мин кибеткә барырмын,

Идәнне дә юармын.

Әниемнең кайтуына

Чәй кайнатып куярмын.

Йорт эшләрен бетерүгә,

Курчагым да уяныр.

«Минем кызым уңган», − диеп

Әнием дә куаныр.

3 бала. К. Булатова.Әниемнең кызы юк бит.

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Кибеттән сөт алып кайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та-

Малае бар бер дигән!

4 бала. Мөҗәһит.Сәбәбе нидә икән?

Чәйне мин үзем генә дә

Пешереп эчә беләм.

Тик нигәдер чәй икенче,

Тәмлерәк әни белән.

Җәен җиләккә барганда,

Әни булса яныңда,

Рәхәтлекнең чиге булмый

Табигать кочагында.

Әни урынны җәйдеме,

Керә тәмле төш кенә.

Шушы кызыклы хәлләрнең

Кем серенә төшенә?

5 бала. Р.Харис.Әнием.

Әнием минем матур,

күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

әни миңа елыша.

Битләре аның кайнар,

ә куллары йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел,

кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

алдым инде кочаклап.

6 бала. Л.Әмирханова.Әниемә булышам

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

7, 8, 9 бала. М.Әхмәтҗанов.Кирәк.

Алмазга Азат кирәк,

Азатка Алмаз кирәк.

Муенга атландырганда

Әти дә аз-маз кирәк.

Җәен кунакка барганда

Әби-бабайлар кирәк.

Рәхәтләнеп уйнарга

Күрше малайлар кирәк.

Иң кирәкләрнең кирәге

Әниебез бигрәк.

Нигә икәнен санарга

Бармаклар бик күп кирәк.

Йоклатканда да кирәк

Юатканда да кирәк.

Иртәләрен иркәләп

Уятканда да кирәк.

Һәммәсенә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк (хор белән).

Мәтрүшкәләр көенә (зәңгәрсу күлмәкләр киеп, үзләре ясаган чәчәкләр тотып) кызлар салмак бию башкара.

Бию тәмамлангач, һәр бала үз әнисе янына барып, чәчәкләрен бүләк итә. Балалар белән әниләр алдан махсус әзерләнгән өстәлләр артына утыра. Тәрбияче түбәндәге шигырь юлларын укый.

Гөл чәчәгенә тиңлибез

Гаиләдә һәр баланы.

Әти-әни һәм дә сабый –

Бу чәчәкләр аланы.

Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек

Балага иңсен өчен,

Бердәм булып, чын күңелдән

Гаилә куйсын көчен.

Кадерле әти-әниләр, балалар һәм кунаклар! Алга таба без бәйрәмебезне төрле конкурс-ярышлар белән дәвам итәрбез. (Биредә КВН, шулай ук «Күңелле стартлар» итеп тә оештырырга мөмкин).

Мөршидә Сәүбән кызы Хәлилова, Саба гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.