Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 марта 2017 07:41

"Тукай безнең күңелләрдә" сценарие

Тукай безнең күңелләрдә Зур төркем балалары белән үткәрү өчен бәйрәм сценарие Әзерләделәр: Казан шәһәре Яңа Савин районы 129 нчы балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче I категорияле тәрбиячесе Гүзәлия Нургаян кызы Шәрәфетдинова һәм I категорияле музыка җитәкчесе Эльвира Илдус кызы Манина. Максат: Балаларны Г.Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, әсәрләрен өйрәнүгә...

Бәйрәмчә киенгән балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.                                                                              Алып баручы:

Тукай туган ямьле яз аенда

Кырлай дигән татар авылында.

Моңлы җыры, үткен сүзе белән

Ул дөньяга шуннан танылган.

Туган телен җырга салган Тукай

Телебезне бик тә яраткан.

«Шүрәле»не, «Су анасы»н укып,

Күпме бала күңлен яңарткан.

Музыка яңгырый. Шүрәле белән Су анасы керәләр.

Шүрәле:

Казан артындагы бер урманнан

Тукай мине табып танытты.

Бүген мине күпме кеше белә,

Күпме бала мине яратты.

Былтыр кысып китте бармагымны

Тик аңарга үпкәм юк күптән.

Үзем зарар салмак идем аңа,

Начар гамәл кылмам мин бүтән.

Су анасы:

Урлап китте малай тарагымны,

Алтын иде минем тарагым.

Бу гамәлен аның мактый алмыйм,

Алсын иде инде сабагын.

Урлашу бит яхшы һөнәр түгел,

Сез, балалар, шуны белегез.

Кәкре куллы кеше бик тә начар,

Туры юлда гына йөрегез.

Алып баручы: Исәнмесез, Шүрәле, исәнмесез, Су анасы!

Су анасы: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Шүрәле: Исәнмесез,балалар! Сез безне таныдыгызмы? Без кайсы әкиятләрдән?

Балалар: «Су анасы», «Шүрәле» әкиятеннән.

Су анасы: Әйе, дөрес, без «Су анасы», һәм «Шүрәле» әкиятләреннән. Ә кем язган аларны?

Балалар: Габдулла Тукай.

Шүрәле: Дөрес, Габдулла Тукай язган.

Алып баручы: Хөрмәтле кунакларыбыз Шүрәле һәм Су анасы, безнең балалар халкыбызның бөек шагыйре турында бик күп беләләр һәм аның әсәрләрен яратып укыйлар, тыңлыйлар. Чөнки безнең балалар үз ана телләрендә әкиятләр, шигырьләр укырга бик тә яраталар. Бу турыда алар сезгә үзләре сөйләп бирерләр, рәхим итеп утырышыгыз әле, тыңлап карагыз.

Тукай теле – ана телебез,

Яратабыз туган телне без.

Һәм гасырлар аша рәхмәт әйтеп,

Тукай шигырьләрен көйлибез.

Балалар шигырьләр сөйлиләр.

Шүрәле: Чынлап та, балалар Тукаебыз телен бик яраталар, матур итеп ана телендә сөйлиләр икән.

Су анасы: Ә балалар белән берәр уен уйнап алсак ничек булыр икән?

Алып баручы: Бик яхшы булыр, шулай бит, балалар?

Су анасы: Менә минем алтын тарагым, әйдәгез, таракны кем беренче табып алыр икән. Билгеле инде, балалар тарагымны кире бирерләр дип уйлыйм.

«Алтын таракны тап» уены.

Ике бала чакырыла. Күзләрен бәйләп, өстәлгә аркалары белән борып, җитәкләп икесен ике якка 3-4 адым атлаталар, кире борылып, әкрен генә өстәл янына килеп, таракны капшап табып алырга кирәк. Кем беренче таба, шул җиңүче була. Балалар әкият геройлары белән ярышалар.

Шүрәле: Мин дә уен алып килдем.

«Шүрәле , шүрәле» уены.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Түгәрәк эчендә һәрвакыт бер бала була. Балалар такмак әйткәндә, аның исемен әйтеп җырлыйлар. Бу бала такмак беткәч, татарча бии, түгәрәк эченә чираттагы бала керә, әйлән-бәйлән дәвам итә.

Җен дә түгел, җил дә түгел,

Күренеп йөри торган.

Шүрәлене саклап тора

Татар да, кара урман.

Шүрәле , шүрәле.

Син Айгөлне күр әле,

Үзе бии, үзе җырлый

Куллар чабып тор әле.

Шүрәле: Балалар бик күп беләләр икән.

Алып баручы: Шүрәле, Су анасы, безнең балаларның сезгә тагын бер кечкенә генә бүләкләре бар. Алар үзләренең яраткан уенчыклары белән сезгә биеп күрсәтәчәкләр.

«Әйдәгез, биибез» (УМК «Без инде зурлар мәктәпкә илтә юллар» 23-24 кисәк)

Балалар түгәрәккә басалар, дүрт балада төлке, аю, кечкенә куян, кечкенә керпе уенчыклары. Балалар җыр җырлап әйләнәләр, кайсы уенчык чакырыла, шул бала уртага чыгып әйләнә. Җыр хәрәкәтләр белән күрсәтелә.

  1. Бар монда зур төлке.

Зур төлке матур төлке (2 тапкыр)

Төлке, төлке кил әле

Биеп, биеп кит әле (2 тапкыр)

2) Бар монда зур аю.

Зур аю, матур аю (2 тапкыр)

Аю, аю кил әле

Биеп, биеп кит әле (2 тапкыр)

3) Бар кечкенә куян.

Кечкенә, матур куян (2 тапкыр)

Куян, куян кил әле

Биеп, биеп кит әле (2 тапкыр)

4) Бар кечкенә керпе.

Кечкенә, матур керпе (2 тапкыр)

Керпе, керпе кил әле

Биеп, биеп кит әле (2 тапкыр)

Су анасы:  Шүрәле дус, кара син бу кечкенә матур балаларны, ничек матур итеп биеделәр, җырладылар.

Шүрәле: Күрәм, күрәм, алар әле җырлап кына калмадылар. Су анасы күрәсеңме, алар Габдулла Тукай әсәрләренә нинди матур күргәзмә дә ясаганнар.

Су анасы: Әйе, Шүрәле, бу бакчада балалар бик уңган, бик булганнар.

Шүрәле: Тукта дустым, мондый уңган балаларга бүләкләр өләшми китеп булмас. Кая, чыгар алып килгән бүләкләрне. Балалар, без сезгә истәлекле бүләкләр бирәбез.

Әкият геройлары бүләкләрен тапшыралар, саубуллашып, чыгып китәләр.

Алып баручы:

Туган телен җырга салган Тукай,

Бар аһәңен, моңын сыйдырган.

Бүген дә бу җырны, гимн кебек,

Аягүрә басып җырлыйлар.

Балалар һәм кунаклар, аягүрә басып, «Туган тел» җырын башкаралар. Бәйрәм тәмамлана.

Кулланылган материал:

Г.Тукай шигырьләре.

УМК аудио кулланма «Без инде зурлар мәктәпкә илтә юллар» 23-24 кисәк.

К.В.Закирова «Уйный-уйный үсәбез», − 2010.

К.В.Закирова, Л.Р.Мортазина «Әй уйныйбыз, уйныйбыз», − 2013.

{jlex}folder:images/129sad{/jlex}