Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 апреля 2017 12:45

Казан шәһәре Совет районының 162 нче «Чулпан» балалар бакчасында очрашу узды

Бүген без – «Салават күпере» журналы хезмәткәрләре һәм журналыбыз герое  Шүркә Казан шәһәре Совет районының 162 нче «Чулпан» балалар бакчасында очрашуда булып кайттык. Безне әти-әниләр, балалар, бакча хезмәткәрләре бик җылы каршы алдылар. Тулырак мәгълүмат һәм фотолар түбәндәрәк:

Зал искиткеч матур итеп бизәлгән иде. Музыка уйный башлауга ук, залга милли киемнәрдән балалар керде, Идел буе халыклары композициясе күрсәтелде. Шушы балалар бакчасында нәниләргә татар телен өйрәтүче тәрбияче, әле алар өчен матур шигырьләр дә язучы Надия апа Вәлиеваның иҗат җимешләрен балалар матур итеп тамашачыларга да сөйләп күрсәттеләр. Куңелле кичә җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әлеге балалар бакчасында журналыбызны яратып укыйлар, нәниләрнең өйләренә дә килә икән. Бу турыда кунакларга иң кечкенә укучыбыз Азалия Абдрахманова һәм аның әнисе Гүзәл ханым үзләренең чыгышларында сөйләп үттеләр. Ә Шүркә балалар белән биеде, рәхәтләнеп күңел ачты, истәлекле фотоларга төште. Әле «Чулпан»лылар журналыбызны 27 яше белән котлап, тәмле бүләк – торт та әзерләгәннәр иде.

Шундый матур чара оештырганнары, журналыбызның якын дуслары булганнары өчен әлеге балалар бакчасы җитәкчелегенә, тәрбиячеләргә, балаларга, әти-әниләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Алга таба да бергә булыйк!

{jlex}folder:images/chulpan{/jlex}