Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 августа 2015 00:00

"Куян әнисен эзли"

Куян әнисен эзли      Әлмәт шәһәре  «Баланың  сәләтен үстерү үзәге − 44 нче «Чык бөртеге» балалар бакчасы»ның татар теле тәрбиячеләре Фәсхетдинова Г.Р., Ситдыйкова Т.З. сценарие.   Музыка уйный, куян баласы сикергәләп йөри. Әни куян.   Улым , мин ашарга ризык эзләп кайтам. Син шушында гына уйнап тор, яме. Куян.                  Ярар,...

Куян.                       

Аю бабакай, ник үкерәсең?

Аю.                 

Тәпием бик нык авырта. Бал корты чакты, угын ала алмыйм, у-у-у.

Куян.                        

Кая булышыйм әле (ала). Менә бабакай, алдым.

Аю.                           

Әй, рәхмәт, Куян. Ә син нишләп йөрисең?

Куян.                        

Мин әниемне эзлим, күрмәдеңме?

Аю.                         

Күрдем, әнә шул юл белән барсаң, әниеңне табарсың.

Куян.                           

Рәхмәт сиңа, Аю бабакай.

Тиен.(җырлый-җырлый гөмбә җыя)

Йә, кайсыгыз, кайсыгыз,

Кайсыгыз куып җитә?

Тиенне куып җиткәнне

Бер тырыс гөмбә көтә

Куян.

Исәнме, Тәлти! Мин әниемне эзлим, күрмәдеңме?

Тәлти.

Башта минем белән уйна, аннан әйтәм.

Куян.

Ярый, алайса.

Куышлы уйныйлар.

Тәлти.

Җитте, арыдым.

Менә шул юл белән барсаң, әниеңне табарсың.

Төлке.(сөйләнә)

Мин хәйләкәр төлке

Көлтә койрык, алтын баш.

Минем тамагым бик ач.

Чү. Бу нинди тавыш?! Т-сс.

Куян. (керә, җырлый)

Әнине эзләп йөри- йөри

Мин тәмам арып беттем.

Кайдан гына табыйм,

Әниемне сагындым.

Төлке.

Бигрәк матур җырлыйсың!

Әни куян керә.

Ах, хәйләкәр, тимә минем улыма.                                 

Куян.

Әнием! (кочаклап ала)

Әни куян.

Ә син, улым, нишләп йөрисең монда?

Куян.

Син озак торгач, мин сине юксындым, сагындым.

Әни куян.

И-и, улым минем, йомшагым.