Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 июня 2016 10:12

"Туган тел бәйрәме"

Ләйсән Салихҗан кызы Мөбәрәкова Кукмара районы Олыяз авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Туган тел бәйрәме          Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр белән берлектә уздырылган бәйрәм чарасы. Максат: 1.  Г.Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү. 2. Матур әдәбият әсәрләре кулланып,сүз байлыкларын арттыру, фикер йөртү сәләтен,...

 

Зал бәйрәмчә бизәлә: стенада мәкальләр язылган плакатлар: «Туган телем − анам теле», «Теле барның − иле бар»; Г.Тукай портреты, шарлар.

Салмак кына «Туган тел» көе яӊгырый.

А.б. Нинди таныш моӊлы көй бу?

Тукай җыры«Туган тел».

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе – «Туган тел»

           1 бала:

«Туган тел» - иӊ әйбәт шигырь.

«Туган тел» - иӊ әйбәт китап.

«Туган тел» - иӊ әйбәт җыр.

Туган тел-иӊ әйбәт тел.

Туган тел әйбәт булганга.

Шигыре дә, китабы да,

Җыры да иӊ әйбәттер! («Туган тел», Р.Миӊнуллин)

2 бала:

Туган телем!

Иӊ кадерле булып

Күӊелемдә урын алгансыӊ.

Бала чактан минем йөрәгемә

Изге сүзләреӊне салгансыӊ.

3 бала:

Туган телем!

Синдәй изге сүзне

Кабатлыйм мин күӊелем булганчы

Чәчәк итеп кадап чыгар идем

Җир өсләре ямьгә тулганчы.

4 бала:

Нинди ямьле көн бүген!

Йөгереп урамга чыктым.

Туган тел бәйрәменә

Бакчабызга ашыктым.

5 бала:

Бакчабызда бүген бәйрәм,

Бәйрәмнеӊ дә ниндие?!

Барыбыз да көтеп алган

Безнеӊ туган тел көне.

6 бала:

Күч безнеӊ күӊелгә

Җыр яме, җыр яме!

Рәхим ит, түрдән уз,

Туган тел бәйрәме.

         «Бәйрәм бүген» җыры (Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы)

А.б: Дөньяда милләтләр күп. Һәр милләтнеӊ үз теле, моӊы бар. Шул телләр арасында татар теле дә күренекле урын алып тора. Халкыбызныӊ бөек шагыйре Габдулла Тукай да:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнеӊ теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, - дип үзенеӊ туган телгә булган мәхәббәтен әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Бөек әдип Габдулла Тукай туган телне ярата белеп яраткан. Туган телне халыкчан итеп,  туган тел, матур тел, әткәм-әнкәмнеӊ теле дип атаган.

Күӊелемә тәүфыйк орлыкларын

Салган әнкәм туган телемдә.

Сабый чакта «әттә», «әннә»не дә

Әйткәнмен мин Тукай телендә.

Тукай балаларны бик яраткан һәм алар өчен бик күп шигырьләр, әкиятләр язган. Тукайныӊ балалар өчен язылган шигырьләрен бала чакта сезнеӊ әби-бабайларыгыз да укыган, әти-әниләрегез дә яттан өйрәнгән. Без дә бүгенге бәйрәм кичәбезне Тукайныӊ иҗаты белән бәйләп алып барырбыз.

Кичәбездә безгә ярдәмгә әти-әниләребез дә килер, аларны да белем буенча көч сынашырга чакырабыз. 

Хәзер, дуслар, көч сынашыйк.

Кыюлар алга чыксын.

Һәрбер гаилә бәйгедә

Зирәклеген, тапкырлыгын,

Булганлыгын күрсәтсен.

1 нче бирем. «Өй эше»

Әлбәттә, һәр гаиләдә Г.Тукайныӊ яратып укыла торган әсәрләре бар. Һәр гаилә Г.Тукайныӊ балалар өчен язылган бер шигырен яклый.

Викторина-уенда катнашучылар шагыйрьнеӊ берәр шигырен яклый: шигырьгә карата иллюстрацияләр, инсценировка, кул эшләре һ.б.

2 нче конкурс. «Әкиятләр дөньясында»

А.б. Ә хәзер сезнеӊ Г.Тукай әкиятләрен ничек белүегезне тикшереп карыйбыз.

Сораулар:

- «Шүрәле» әкиятендәге егет кайсы авылда яши:

а) Кырлай   б) Олыяз   в) Балыклы

- «Шүрәле» әкиятендәге йорт кошларыныӊ кайсысы әтәчләрдән дә яхшырак җырлый белә:

 а) каз   б) үрдәк   в) тавыклар

- Су анасыныӊ тарагы нинди металлдан:

а) көмеш     б) бакыр    в) алтын

- Юл өстендә Кәҗә белән Сарык нәрсә табалар:

а) алтын    б) акча   в) бүре башы

- Кәҗә капчыкта ничә бүре башы бар дип әйтә: 

а) 12     б) 5    в) 10

- Малайны куганда Су анасы нәрсәләрдән курыкты:

а) казлардан   б) этләрдән    в) кешеләрдән

- «Шүрәле» әкиятендәге егетнеӊ исеме ничек:

а) Былтыр   б) Быел   в) Киләсе ел

- Кәҗә белән Сарык нәрсә пешерәләр: 

а) аш     б) ботка   в) бәлеш

А.б:

Ә хәзер, балалар, сезне зал уртасына чакырабыз. Сез хәзер табышмакларга җавап табарга һәм бу персонажныӊ Г.Тукайныӊ кайсы әсәреннән булуын әйтерсез.

1. Мыегы бар, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк;

Файдасы өйдә булгач,

Яланга сәфәре юк. (Песи. Г.Тукайныӊ «Безнеӊ гаилә» шигыре)

2. Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми   (Кәҗә. «Гали белән кәҗә», «Кәҗә белән сарык»)

3. Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаӊ уӊа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып. (Күбәләк. «Бала белән күбәләк»)

4. Кешенеӊ якын дусты,

Йортныӊ тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт

Ә исеме ничек?  (Эт. «Кызыклы шәкерт»)

5. Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач. «Карлыгач» шигыре)

4 нче бәйге «Кышкы кичтә» (әниләр өчен)

Элек заманнарда кышкы озын кичләрдә әбиләр, әниләр балаларга берсеннән-берсе матур, кызыклы әкиятләр сөйләгәннәр. Әйдәгез әле, безнеӊ әниләр дә Г.Тукай әкиятләрен беләләрме икән? Мин әкиятнеӊ бер юлын әйтәм, ә сез икенче юлын дәвам итәрсез:

  1. Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;

(Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.)

  1. Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач әни

(И орышты, и орышты, и орышты соӊ мине.)

  1. Кәҗә әйтә: «Микикики! Микикики!»

(Капчыктагы Бүре башы бит  уники.)

  1. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл «Кырлай» диләр;

(Җырлаганда көй өчен, тавыклары җырлай, диләр.)

  1. Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;

(Җил дә вакытында исеп, яӊгыр да вакытында ява.)

5 нче бәйге: «Мин башлыйм,син тәмамла».

  1. Гали белән  …………..кәҗә.
  2. Туган  ………….тел.
  3. Эш беткәч, …………… уйнарга ярый.
  4. Бала белән ………….. күбәләк.

6 нчы бәйге. «Серле сандык»

А.б:Предметларга карап шигырьне яки әкиятне белергә.

Балта рәсеме    («Шүрәле» әкияте.)

Капчык             («Кәҗә белән сарык».)

Алма                 («Эш беткәч, уйнарга ярый»)

Эт оясы             («Кызыклы шәкерт»)

Кәтүк җебе, яки йомгак      («Шаян песи»)

А.б.  Барыгызга да афәрин диясе генә килә. Менә никадәр мирасны иӊләдек бүген. Боларныӊ барысы да Тукай теле, татар теле, анам теле аша күӊелебезгә сеӊгән.

7 бала:

Әткәӊ-әнкәӊ телен белсәӊ

Адашмассыӊ кайда да…

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, айга да.

8 бала:

Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә.

Туган тел бер генә була,

Әнкәй кебек бер генә.

9 бала:

Матур сүзне матур сүзгә

Сөйләдек бәйләп кенә.

Әйләнсен һәрбер көнебез

Туган тел бәйрәменә.

Җыр «Туган телдә җырыбыз» (Ф.Әмәк сүзләре, Л.Батыр-Болгари музыкасы)

10 бала:

Дөньяда иӊ-иӊ матур ил,

Ул - минем Туган илем.

Дөньяда иӊ-иӊ матур тел,

Ул-минем туган телем.

«Балам!» - диеп, туган телдә

Эндәшә миӊа әткәм.

«Әнием» дип, әниемә

Мин туган телдә әйтәм.

11 бала:

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин Туган илдә.

«Туган ил» дигән сүзне

Әйтәм мин туган телдә.

Иӊ изге хисләремне мин,

Туган телдә аӊлатам.

Шуӊа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.(«Туган телем» Э.Мөэминова)

Балалар ярымтүгәрәк булып басалар. «Туган тел» (татар халык көе, Г.Тукай сүзләре) җыры белән бәйрәм кичәсе тәмамлана.