Китапханә

Thursday, 14 July 2016 11:10

Яңа китап!

Rate this item
(1 Vote)

Ләбиб Леронның «Әкиятче малай» китабы дөнья күрде. Тукайның 130 еллыгына багышланган әлеге басмада авторның бөек шагыйребез әсәрләренә ияреп язылган әкият, шигырь, табышмаклары урын алган. Былтырны беләсез инде. Шул Былтырның оныгы бар икән бит! Шылтыр исемле икән! Шул Шылтыр бик шәп итеп әкиятләр сөйли ди... Рәссамы – Лилия Золондинова.

Rate this item
(0 votes)

"Син мәктәпкә әзерме?" сериясе. Дөрес сөйләшү серләре. Тел кимчелекләрен бетерү: ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар, логопедлар өчен өстәмә кулланма

Автор: Ф.Н.Харрасова.
Нәшрият:Татарстан китап нəшрияты, 2009 ел.
64 битләр. Кулланма ата-аналар, тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф укытучылары һәм татар телендә эшләүче логопедлар өчен өстәмә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Китапта, балаларны дөрес сөйләшергә өйрәтү һәм тел кимчелекләрен бетерү максатыннан, авыр әйтелешле авазлар кергән шигъри текстлар, рәсемнәр, мавыктыргыч биремнәр урын алган. Алар нәниләрнең җөмләләрне дикъкать белән тыңлау, сүз тәртибен истә калдыру, логик фикерләү сәләтен үстерергә, сүзлек байлыгын арттырырга, кул һәм бармак хәрәкәтләрен камилләштерергә ярдәм итә.

 

Фатих Әмирхан: тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2011 ел.
248 бит. Китапта татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның мәктәп программасына кертелгән әсәрләре туплап бирелде. Аерым бүлекләрдә әсәрләренә анализ үрнәкләре, мәктәп укытучылары һәм студентлар тарафыннан язылган дәрес эшкәртмәләре тәкъдим ителде.

 

Мәдәниятләр аралашуында рус теле: педагогик югары уку йортлары студентлары, мәктәп укытучылары, Квалификацияне арттыру институтлары курсларын тыңлаучылар өчен методик кулланма

Авторлар: Габделхаков В.Ф.Мирошниченко Л.В.Фәттахова С.В.Колетвинова Н.Д.Ведишенкова М.В.,Евдокимова А.Г.Хәерова И.В.
Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.
400 бит. Китапта югары уку йортларында укытуның практикасы һәм тел белеменең гомуми теориясе контекстында хәзерге рус теле буенча лекцияләр курсы тәкъдим ителә. Кулланма мөмтәкыйль эш өчен төзелгән, ул югары уку йортлары студентларына, рус теле укытучыларына Квалификацияне үстерү институтлары курсын тыңлаучыларга адреслана, шулай ук китапны профильле мәктәпләрдә рус теле буенча сайланма лекцияләр төзегәндә дә кулланырга мөмкин.

 

Гамәли татар теле: Татар телен өйрәнүчеләр өчен методик кулланма

Автор: Р.Ф.Фаттахова.
Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.
168 бит. Әлеге методик кулланма югары уку йортларының социаль-гуманитар факультетларында укучы студентларга, шулай ук татар телен тирәнтен өйрәнүләрен дәвам иткән министрлык, идарә оешмалары эшчеләренә тәкъдим ителә. Әлеге курсның билгеләнгән максаты – татар теленең нормаларын гамәли яктан үзләштерү. Кулланма материалның тематик һәм функциональ оештырылышына карап төзелгән. Ул уку йортларында, курсларда, группаларда, ягъни татар телен стационар рәвештә өйрәнүчеләргә дә файдалы; мәктәптә телнең нигезләрен өйрәнгәннәр өчен мөстәкыйль рәвештә дә кулланыла ала.

 

Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар

Автор:Р.Р. Шәмсетдинова.
Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.
160 бит. Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына, югары hәм урта уку йортларына керергә әзерләнүчеләргә, олимпиадада катнашучыларга, югары уку йортларының филология, татар журналистикасы факультетлары студентларына татар теленнән урта мәктәп материалын мөстәкыйль кабатлау, системага салу өчен кулланма буларак тәкъдим ителә торган бу китапта татар теленең фонетика, лексика, морфология hәм синтаксисына караган күнегүләр, анализ үрнәкләре, тестлар, язма hәм сөйләм телен үстерү өчен биремнәр тупланган. Китап шулай ук укытучылар, татар теле белән кызыксынучы барлык укучылар өчен файдалы булыр.

 

Күңел ачыйк бергәләп: Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен ярдәмлек

Автор: К.В.Закирова.
Нәшрият: Мәгариф, 2003 ел.
302 битләр. Бу китапка балалар бакчаларында үткәрелә торган Белем көне, Яңа ел, 8 нче март, Нәүрүз, Республика көнен билгеләп үтү өчен бәйрәм сценарийлары бирелә.

 

Хәрәкәттә – бәрәкәт. Кече яшьтәге балалар өчен кызыклы физкультминутлар

Автор: З.М.Маһиярова.
Нәшрият:КДТУнәшрияты, 2009 ел.
27 бит. Җыентыкның төп максаты – кече яшьтәге балаларның сәламәтлеген ныгыту. Хезмәт һәм ялны, киеренке уку эшчәнлеген физик күнегүләр белән чиратлаштырып оештыру сәламәтлек һәм югары нәтиҗәле эшчәнлекнең нигезен тәшкил итә.

 

Иң матур сүз: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия

Автор: К.В.Закирова.
Нәшрият: Мәгариф, 2000 ел.
336 бит. Бу хрестоматиядә, татар язучыларының иң матур әсәрләре белән беррәттән, халкыбызның бишек җырлары, әкиятләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, төрле кызыклы уеннар туплап бирелә.

 

Табигать бизәкләре: Башлангыч сыйныфлар өчен өстәмә уку китабы

Автор: Ф.З.Ибраһимова.
Нәшрият: Мәгариф, 2002 ел.
144 битләр. Башлангыч сыйныф укучылары өчен табигать белеме һәм туган якны өйрәнү буенча өстәмә уку китабы буларак тәкъдим ителә. Табигатьне күзәтү характерында язылган кечкенә хикәяләр белән беррәттән, сорау һәм бирем тупланмалары да бирелә.

 

Нəнилəр тел өйрəнə: татарча-русча-инглизчə рəсемле сөйлəүлек: икенче китап

Авторлар: Т.Р.Шакирова,Г.Ф. Хəйдəрова.
Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2012 ел.
131 бит. Əлеге сөйлəүлек – «Нəнилəр тел өйрəнə» сериясе кысаларында дөнья күрə торган китапларның икенчесе. Беренче китапта балалар аерым сүзлəр белəн таныштылар. Икенче китап исə аларны, алдагы китапта өйрəнелгəн сүзлəрне кулланып, татар, рус һəм инглиз теллəрендə фразалар, җөмлəлəр төзергə, сөйлəшергə өйрəтə. Төсле рəсемнəр белəн бизəлгəн мондый күрсəтмəле сөйлəүлек – тел өйрəтүнең мавыктыргыч ысулларыннан берсе. Китап, ата-аналар һəм тəрбиячелəр җитəкчелегендə тел өйрəнү максатыннан, мəктəпкəчə яшьтəге балаларга тəкъдим ителə. Сөйлəүлек тематик принципта төзелгəн.

 

Милли тәрбия нигезләре.

Автор: Ш.Ш.Җәләлиев.
Нәшрият: Мәгариф
152 битләр.Татар гомуми белем бирү мәктәпләре, педагогик көллиятләр һәм училищелары өчен кулланма.

 

Гаиләдә, балалар бакчаларында әдәплелек тәрбияләү программасы

Авторлар: К.В.Закирова,Р.А. Низамов.
Нәшрият: Мәгариф, 2005 ел.
23 битләр.Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен кулланма.

 

Безнең ишегалдында

Автор: Л.М.Шәех.
Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2012 ел.
14 бит. Балалар өчен шигырьләр.

 

"Син мәктәпкә әзерме?" сериясе. Дөрес сөйләшү серләре. Тел кимчелекләрен бетерү: ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар, логопедлар өчен өстәмә кулланма

Автор: Ф.Н.Харрасова.
Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2009 ел.
64 битләр.Кулланма ата-аналар, тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф укытучылары һәм татар телендә эшләүче логопедлар өчен өстәмә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Китапта, балаларны дөрес сөйләшергә өйрәтү һәм тел кимчелекләрен бетерү максатыннан, авыр әйтелешле авазлар кергән шигъри текстлар, рәсемнәр, мавыктыргыч биремнәр урын алган. Алар нәниләрнең җөмләләрне дикъкать белән тыңлау, сүз тәртибен истә калдыру, логик фикерләү сәләтен үстерергә, сүзлек байлыгын арттырырга, кул һәм бармак хәрәкәтләрен камилләштерергә ярдәм итә.

 

Бала бишеге – гомер ишеге.

Башлангыч сыйныф укытучылары, балалар бакчаларында, милли төркемнәрдә тәрбиячеләр , ата-аналар өчен халык авыз иҗаты әсәрләре җыентыгы . 3 нче басма:Яр Чаллы, "Идел-йорт” нәшрияты, 2002.-144б.


Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы

 /От рождения до школы/ под. ред. Н.Е. Веракса

Закирова К.В. Әхлак нигезе – матур гадәт ( Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма /К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова.- Казан: Мәгариф, 2004.- 383б. 

Хрестоматия "Гөлбакча”. Казан, Татар китап нәшрияты, 1990.

aprel

"Салават күпере"нең апрель ае саны да дөнья күрде, дустым! Бу санда син яңа "Мин татар гаиләсендә үсәм", "Әлли-бәлли-бәү!", "Иң яхшы сценарий", "Иң кадерле бүләк" бәйгеләре шартларын табарсың, матур шигырь, кызыклы әкиятләр укырсың һәм тагын бик күп файдалы мәгълүмат тупларсың! Шулай ук мавыктыргыч уеннар, буягычлар, Галим галәмдә дигән китапчык, ребуслы кроссворд, кызыклы мәзәкләр күрә алырсың.

Дуслар, үскәч нинди һөнәр сайлар идегез?
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
  • Голоса: (0%)
Всего голосов:
Первый голос:
Последний голос:
 
 


Элемтә

© 2014-2016 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 519-45-89. Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Директор филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Бурханова А.Р.

Сайт разработал Курьянов Евгений Игоревич