Иң тәмле һәм җиңел аш!

 Иң җиңел һәм тәмле аш!

Безгә кирәк булачак:

Бәрәңге – 1 кг,

“Орбита” яки “Дружба” сыры – 5-6 пачка, эретелгән (плавленный) сыр да кулланарга ярый.

Сөт – 0,3 л,

Кишер – 1 д,

Башлы суган – 1 д,

Петрушка, укроп, суган – тәменчә,

Тоз, борыч – тәменчә,

Атлан май – 100 г (якынча).

Әзерләү процессы:

Бәрәңгеләрне чистартабыз, юабыз һәм кәстрүл белән суга пешергә куябыз. Тоз салырга онытмыйбыз.

Бәрәңге пешкән арада, сырларны шакмаклап турыйбыз һәм янга гына алып куябыз.

Вак кына туралган суган, кишерне табада атланмайда кыздырабыз.

Бәрәңге пешеп чыккан соң, аның суын аз гына түгәбез. Якынча суның биштән өч өлеше калырга тиеш.

Сөтне җылытып алабыз һәм бәрәңгегә салабыз. Шулай ук сырны, кызган суган, кишерне салабыз.

Барысын бергә болгатабыз һәм 5 минут кайнатып алабыз.

Блэндер белән ашны крем рәвешенә кергәнче болгатабыз.

Ашыбыз әзер!

Ашны салып биргәндә кипкән ипи (сухари), петрушка, укроп, суган салып бирергә мөмкин.

Фото: pixabay.com

Дусларың белән бүлеш

 

 




© 2014-2019 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646). Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»