Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 мая 2020 07:38

Биш яшьлек Эмилия Гатауллинаның әнисе Алия: «Бер ай эчендә тугыз меңнән артык кеше язылды безгә»

Без Яр Чаллы шәһәрендә яшибез. Машинада берәр җиргә барганда Эмилия һәрвакыт җырлап бара иде. Машинада да еш йөрергә туры килә: авылга кайтканда ике сәгать ярым вакыт үтә, Чаллыда әбиләренә кунакка йөрибез. Мин аны, видеога төшереп, Инстаграмга үземнең биткә куя башладым. Ул вакытта Инстаграмда булган туганнар гына карый иде. Башта машинада балалар җырларын җырлады. Инстаграмдагы барлык...

Без Яр Чаллы шәһәрендә яшибез. Машинада берәр җиргә барганда Эмилия һәрвакыт җырлап бара иде. Машинада да еш йөрергә туры килә: авылга кайтканда ике сәгать ярым вакыт үтә, Чаллыда әбиләренә кунакка йөрибез. Мин аны, видеога төшереп, Инстаграмга үземнең биткә куя башладым. Ул вакытта Инстаграмда булган туганнар гына карый иде.

Башта машинада балалар җырларын җырлады. Инстаграмдагы барлык язмаларымны карап чыктым, беренче тапкыр Фирдүс Тямаевның «Елама, әнием, елама» җырын яшь ярым чагында авылга кайтканда, кулларын болгап җырлап кайткан икән. Шуннан башланган инде.

Изоляция чоры башлангач, Фирдүс Тямаев үзенең Инстаграм битендә язма чыгарды: «Кызыклы видеоларыгыз булса, миңа җибәрегез, үземнең биткә куям», — дигән иде. Шунда Эмилия, авылдан кайтканда, аның җырын җырлап кайта иде, төшереп алдым дә, видеоны үземнең биткә куйдым һәм видео астында Фирдүс Тямаевны билгеләдем. Шуннан ул безгә тулы видеоны җибәрүне сорап язды. Видеоны үзенең Инстаграм битенә куйды.

Икенче иртәне «йолдыз» булып уяндык. Комментарийлар язалар, лайклар куялар, язылалар. Бер көн эчендә бер меңнән артык кеше язылды. Фирдүс Тямаев җырын җырлап, Татарстанда танылдык, Әнвәр Нургалиев һәм Илсөя Бәдретдинова җырларын җырлап, Башкортстанда билгеле булдык. Бер ай эчендә тугыз меңнән артык кеше язылды безгә.

Изоляция вакытында өйдә утырганда мультфильмнар да туйдыра башлады. Эмилия музыкаль каналларны кабыза да телевизор каршында җырлап басып тора. Һәркөнне төрле җыр: Илсөя Бәдретдинованы да, Рифат Зариповны да җырлады. Җырлар алдыннан үзе күлмәк сайлап кия, чәчләрен туздырып куя, туфли-сандалиларын алып кия — тулы образ ясый. Микрофон урынына башта телевизор пультын ала, аннан «микрофон» да кирәкми башлый. Эмилия дәртле, күңелле җырларны ярата, тартып-сузып җырлый торганнарын бик яратмый.

 

https://intertat.tatar/