Әлеге гаиләне  инста дуслар мактап туймый. Кемнәр диярсез? Таишевлар гаиләсе инде.  «Менә ичмасам бу балалар эшкә өйрәнеп үсәләр» дип мактаганнар бу юлы да. «Хәйләкәр төлке кебек бу Ләйлә» дип аның зирәклегенә дә сокланалар. Сез дә видеоязманы карап карагыз әле, дуслар!…
Килешәсездер, Ләйлә белән Гомәр катнашындагы видеоязмаларны күпләр карарга ярата. Бу юлы апалы-энеле Таишевлар борчак утырталар. Әйе, нәкъ үзе, борчак чәчәләр. Быел Балтачта борчак күп булыр инде... Борчак утырту серләрен Ләйлә белән Гомәр видеосыннан карагыз.   Посмотреть эту публикацию в Instagram…
Фәридә Әхмәтшина инстаграм аккаунтында балалар өчен флешмоб башлап җибәргән. Гадәти генә түгел, Казан филармониясе артистларының балалары өчен. Ә менә кечкенә Әлфиягә сокланмый булмый. Матур хәрәкәтләр белән биеп тә күрсәтә. Хәтта әни кеше дә: «Импровизирует вот думаю, надо ее в хореографическую…
Биючегә сүз әйтмәгез-бии-бии остара, дип белми әйтмиләрдер. Фирдүс Тямаевның шәхси аккаунтындагы видеоязманы күрүгә шул сүзләр искә төште. Җырчының бәләкәй улы Кәрим гармунда да уйнап ала, матур итеп биеп тә күрсәтә. Фирдүс: «Кәрим улым сезгә суппер биюен биеп күрсәтә. Әйдәгез, кушылыгыз»,…
«Умничка син, әйдә тагы матур жырларың белән безнең күңелләрне күтәр әле. Бик яратып күзәтеп барам үзеңне» дип яза Иркә шәхси аккаунтында. Матур җырлары белән инстаграмны шаулатты бу кыз. Чаллыдан – Эмилия Гатауллина икән. Дөрестән дә, бик чая, матур тавышлы бала.…
Алма агачыннан ерак төшми, дип дөрес әйтәләр шул. Зөлфәт Зиннуровның кызлары әтиләреннән үзгә генә шигырь өйрәнеп, сәхнәләштереп тә куйганнар. Әтиләре язуынча, «Үзизоляциядә апасы сеңлесенә әлеге «Кызыклы шәкерт» шигырен өйрәткән». Менә бит, кызларың дәү үскәч, өйрәтеп тә торасы түгел, күзәтеп кенә…

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




© 2014-2019 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646). Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»