Бала укырга теләмәсә... Һәм башка бик күп сәбәпләр

1. Гаилә эчендәге киеренке атмосфера: әти-әниләрнең кычкырышуы, конфликтлары мәктәп укучысының үз эченә йомылуына, тиз кызып китүчәнлегенә китерә, бу үз чиратында укуга мотивацияне киметә, интеллектуаль процессларны акрынайта.

2. Начар дуслар: әгәр бала, башка укыйсы килмәгән балалар компаниясендә икән, бу әлбәттә аның укыйсы кимәлү теләген көчәйтәчәк кенә.

3. Комплекслар: укучының тышкы кыяфәтендә, сөйләмендә төрле кимчелекләр булса, ул читенсенәчәк, дәресләрдә җавап бирүдән оялачак һәм сыйныфташлары һәм укытучылары тарафыннан үчекләүләрдән, көлүләрдән куркып яшәячәк.

4. Гиперактивлык: баланың артык энергиясе күп һәм ул аны ничек чыгарыга белми. Нәтиҗә начар тәртип, өзелгән дәресләр, укытучы белән мөнәсәбәтләр начарлану һәм укуны кысан шартларда дәвам итәсе килмәү теләге. Спорт түгәрәкләре һәм секцияләре - бала өчен бердәнбер котылу чарасы булып тора.

5. Бәйлелек: башлангыч сыйныфларда дуслар белән уйнаудан, 10-12 яшьтә комьютердан, үсмер чорда урам компанияләреннән һәм начар гадәтләрдән. Болар барысы да укудан биздерә һәм вакытында чара күрмәсәң, яхшылыкка илтмәячәк.

Ата-аналар баланың ни өчен укыйсы килмәгәнлеген ачыклаган икән - бу проблеманың 50% өлеше чишелгән дигән сүз. Мәктәп укучысының киләчәк язмышы әти-әниләрнең килеп туган ситауциягә карата булган адекват бәясеннән тора. Ачулану, тавыш куптарулар, җәзалау беркайчан да проблеманың уңышлы чишелешенә китерми. Уку процессына кереп китә алмаган укучының әти-әнисе алдындагы төп бурыч - баланы аңлау һәм булган проблемаларын чишәргә ярдәм итү.

интертат

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2023 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Казань, ул. Декабристов, 2
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Файзуллина З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»