Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 августа 2020 11:38

Психолог сүзе

Балалардагы курку хисе ни өчен барлыкка килә? Аның белән көрәшеп буламы? Бала курыкмасын өчен нишләргә?Әлеге һәм башка бик күп сорауларга без балалар психологы, клиник психолог, психология фәннәре кандидаты Люция Закирҗанова белән җавап эзләдек.- Курку хисе – табигый хис. Эволюция нигезендә һәр кешедә була торган хис-кичереш. Әгәр дә бу хис кешедә...

Балалардагы курку хисе ни өчен барлыкка килә? Аның белән көрәшеп буламы? Бала курыкмасын өчен нишләргә?

Әлеге һәм башка бик күп сорауларга без балалар психологы, клиник психолог, психология фәннәре кандидаты Люция Закирҗанова белән җавап эзләдек.
- Курку хисе – табигый хис. Эволюция нигезендә һәр кешедә була торган хис-кичереш. Әгәр дә бу хис кешедә бар икән, димәк бу безгә нәрсә өчендер кирәк. Нәкъ менә курку хисе кешегә үзен саклап калырга ярдәм итә. Димәк бу хистән бөтенләй котылып, яисә аны юкка чыгарып булмый һәм бу кирәк тә түгел. Иң мөһиме – курку хисен киметә белү, курку хисенең ни өчен барлыкка килгәнен ачыклау.
- Моңа ничек ирешергә? Минем балам курка икән, аны ничек тынычландырып була?
- Балаларның һәр яше өчен билгеле бер курку хисе хас. Мисал өчен өч яшьлек балаларда караңгылыктан курку хисе, үзең генә калудан курку һәм реаль тормышта булмаган җен-пәри, әкияти куркыныч геройлардан курку бар. Бу хисләрнең барлыкка килүендә әти-әниләрнең дә роле зур. Мин һәрвакытта да әни кешенең үзеннән сорыйм: “Ә сез үзегез нинди әни? Сез үзегез кирәгеннән артык тынгысыз түгелме?” Аерым бер очракта баланы әти-әни үзе дә куркыта: “Ашны ашап бетермәсәң, мин сине убырга биреп җибәрәм” һ.б.
Иң мөһиме – куркуның сәбәбен белү, бу хакта сөйләшү һәм инде соңыннан төрле ысуллар ярдәмендә баланы тынычландыру. Курку хисе белән дуслашырга ярдәм итәргә кирәк.

Бу ысулларның нинди булуы хакында безнең әңгәмәне тыңлап белә аласыз. Сылтама: