Среда, 27 ноября 2019 14:42

Яңа елга җырлар

Җыр: «Кар кызы – ак сылукай»

Бәйрәм киче саф һава,

Тәңкә-тәңкә кар ява.

Мамыктай җиргә ята

Кыш бабай кар ярата.

Бер күренә, бер күмелә

Күктә ай, күктә ай.

Шул саран ай яктысында

Җем-җем итә чыршыкай.

Яшелдән күлмәк кигән,

Урманнан безгә килгән.

Таккан ул ак сәдәфләр,

Кадаган кар чәчәкләр.

Җәен җырчан, кышын уйчан

Чыршыкай, чыршыкай.

Чыршы янына чакыра

Кар кызы – ак сылукай.

Уйныйбыз да көләбез,

Кыш бабайны көтәбез.

Кил, Кыш бабай, тизрәк кил,

Яңа елны алып кил.

Сакалы ак, үзе бик шат

Кыш бабай, кыш бабай.

Кыш бабайны каршы ала

Кар кызы – ак сылукай

Җыр: «Чыршы янында» (С.Урайский шигыре, И.Шәмсетдинов көе).

Чыршы, чыршы, без сине

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матурырак

Бизәлгәнсең бу юлы.

Энҗе карлар явып үткән

Синең ылысларыңа.

Күп бүләкләр китергәнсең

Без нәни дусларыңа.

Без уйныйбыз, җырлыйбыз

Шатланабыз, көләбез.

Безгә рәхәт тормыш биргән

Илебезне сөябез.

Җыр «Исәнме, Кыш бабай»

1. Кыш бабай, Кыш бабай,

Исән-сау килдеңме?

Син бездә Яңа ел

Икәнен белдеңме?

Кушымта: Яңа ел сиңа да

Сөенеч китерсен.

Тагын бер ел үткәч,

Яңадан килерсең.

2. Белдеңме син безнең

Сагынып көткәнне?

Үзең дә көттеңме

Яңа ел җиткәнне?

3. Без көттек бик күптән

Яңа ел килә дип,

Сиңа дип сөйләргә

Шигырьләр өйрәндек.

4. Кулга-кул тотышып

Ясыйк та түгәрәк.

Әйдә, кил, Кыш бабай,

Әйләник бергәләп.

Фото: pixabay.com

Дусларың белән бүлеш

 

 




© 2014-2019 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646). Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»