Вторник, 21 января 2020 10:21

Нинди һава торышы көтелә???

Синоптиклар казанлыларга болытлы һава торышы, төнлә һәм көндез кар, юеш кар вәгъдә итә. Төнлә төньяк-көнбатыштан җил исәчәк, көндез көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак, урыны белән көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр җитәчәк, аерым районнарда буран көтелә. Төнлә һава температурасы – 1-3 градус салкын, көндез -1-дән +1 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем республика буенча болытлы һава торышы көтелә. Вакыты белән кар, юеш кар явачак. Аерым районнарда көндез буран булачак. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчүчән, талгын була, көндез урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы нульдән 6 градуска кадәр суык булачак, көндез - минус 3-тән +2 градуска кадәр. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Чыганак: kzn.ru

Дусларың белән бүлеш

 

 




© 2014-2019 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646). Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»