Четверг, 13 февраля 2020 14:12

Февраль аенда бакча эшләре

Февраль – бакчачыларның әкренләп сезонга әзерләнә башлаган чагы. Бу айда нинди бакча эшләрен эшләп калырга кирәк?

- Саклауга куйган бүлбе, суганча, чыбыкчаларның торышын тикшерү;

- Бакчада кар тоту, тычканнар ияләшмәсен өчен, агач тирәләрендәге карны таптап тыгызлау;

-Орлык материалларын барлау, стратификация үткәрү, яңа орлыкларга заказ бирү, кайтарту;

-Үзебез әзерләгән орлыкларның (кишер, чөгендер, кабак, ташкабак, помидор һ.б.) тишелешләрен тикшерү;

- Чәчү әйләнешен карап (мөмкин булганча), үсемлекләрне утырту өчен план төзү;

- Өй шартларында үсә торган помидор, борыч (12гыйнвар) чәчү;

- Борыч, баклажан, помидор (16-17, 25 февраль) чәчү.

Рассада өчен туфракны көздән әзерлибез. Кибет туфрагын гына җиткереп булмый, шуңа күрә черемәле, уңдырышлы туфракны капчыкларга тутырып әзерләп калдырган булсагы, оттырмассыз. Яз көне шушы туфракка кибетнекен өстәп, вермикулит, кокос субстраты, әзрәк көл салып рассада өчен әзерлибез.

Сыек кына марганцовка эремәсен туфракка сибәбез. Бер тәүлектән соң орлыкларны чәчкәч, су сибәбез. Күбрәк кар суын эретеп сибәргә тырышырыга кирәк.

Һәрбер культураны үстергәндә үзенең кагыйдәләре бар, ләкин шулай да иртә, уртача һәм соң өлгерә торганнарын (мәсәлән, помидорның) да утыртырга кирәк. Күп еллар тикшерелеп килсә дә, һава торышы туры килмәсә, теге яки бу сорт мул уңыш бирмәскә мөмкин. Шуңа күрә берсенә генә ышанырга ярамый.

Дәвамы: Интертат.ру

Бу категориядә башка материаллар: « Һава торышы КАМЫР ЭЧЕНДӘ СОСИСКА (РЕЦЕПТ) »

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




© 2014-2019 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646). Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»