Вторник, 02 июня 2020 15:39

Кыз баланың үңәче һәм аортасы пешкән

Брянск өлкәсенең Жуковка шәһәрендә 12 яшьлек кыз бала үлгән. Ул төймә зурлыгындагы кечкенә генә батарейка йоткан булган. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Россия Сәламәтлек министрлыгының Балалар сәламәтлеген тикшерү буенча эндоскопия бүлеге җитәкчесе Максим Лохматов әлеге вакыйга турында сөйләгән.

«Мин бу баланы дәвалый торган табиблар белән элемтәдә булдым. Бу — бик катлаулы очрак иде. Батарейка бала эчендә бер атна яткан. Бер атнадан соң гына кыз табиблар кулына эләккән. Батарейка үңәч эчендә озак яткач, разгерметизация була һәм лайлалы тышча бик тирән пешә. Батарейканың селтеле тирәлеге үңәч, аорта стеналарын ашый һәм табиблар кан агуны туктата алмый», — ди ул...

Балалар да, өлкәннәр дә ниндидер әйбер йотарга мөмкин. Балалар магнит конструктор кисәге йотса, 14 яшьлек кыз пирсингының магнитын йотарга мөмкин. Өлкәннәр булавканы авызга кабып, йотып җибәргән очраклар да булган. Мәрхүмә кыз машина брелогының батарейкасын йоткан. Табиб шул хакта әйткән.

Батарейка авыз эчендә, үңәчтә, ашказанында — бар урында да зур куркыныч тудыра. Әгәр ул бер сәгатьтән артык эчтә торса, аны эндоскопист операция өстәлендә ала, бу вакытта хирург та ярдәм итәргә әзер тора.

«Үлү куркынычы вакыт узу белән арта гына. Әгәр батарейканы беренче сәгатьтә алсалар, йоткан балаларның 95 процентына бернинди зур зыян килми», — ди табиб. Ул әти-әниләрне бик игътибарлы булырга чакыра.

Тулысынча интертаттан укыгыз.

intertat.tatar

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




© 2014-2019 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646). Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»