Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 июня 2020 13:54

Россиялеләргә коронавирусның икенче дулкынына әзерлек буенча киңәшләр бирделәр

Көзен Covid-19 инфекциясенең икенче дулкыны булырга мөмкин, шуңа күрә иммунитетны ныгытырга кирәк. Бу хакта Н. Ф. Гамалей исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты вирусологы, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейн белдерде. Бу турыда «Звезда» телеканалы хәбәр итә. Галим фикеренчә, җәй көне коронавирус таралу куркынычы кими, чөнки кешеләрнең иммунитеты ныгый. Бу вакытны Covid-19 йоктыру куркынычыннан саклану өчен...

Көзен Covid-19 инфекциясенең икенче дулкыны булырга мөмкин, шуңа күрә иммунитетны ныгытырга кирәк. Бу хакта Н. Ф. Гамалей исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты вирусологы, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейн белдерде. Бу турыда «Звезда» телеканалы хәбәр итә.

Галим фикеренчә, җәй көне коронавирус таралу куркынычы кими, чөнки кешеләрнең иммунитеты ныгый. Бу вакытны Covid-19 йоктыру куркынычыннан саклану өчен кулланырга кирәк, дип ышана ул.

Табиб сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итә

Авыру күбесенчә җиңел һәм урта формада уза, ә сәламәт кешеләр аны күпкә җиңелрәк кичерә, диде ул.

Анатолий Альтштейн сүзләренчә, авыру таралуның икенче дулкыны гади кешеләргә түгел, ә медицина учреждениеләре өстенә төшә.