Понедельник, 29 июня 2020 11:48

Covid-19 шартларында балалар лагерьларын җентекләп тикшерәчәкләр

Татарстанның балалар сәламәтләндерү лагерьлары 29 июньнән яңадан эшкә керешә ала. Лагерьларда коронавирус сәбәпле кертелгән чикләү чараларының үтәлешен җентекләп күзәтеп торачаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Быел, яңа шартларда, җәйге сәламәтләндерү оешмалары безнең тарафтан тикшереләчәк. Бүгенге көндә Яшьләр эшләре министрлыгы җәйге лагерьларны ачу һәм килү графикларын әзерли. Барлык сәламәтләндерү оешмалары бары тик санитар-эпидемиологик белешмә булганда гына эшли ала, без аларны бер елга бирәбез. Бүгенге көндә ачылырга планлаштырган барлык лагерьларның да шундый бәяләмәләре булырга тиеш», — ди ул.

Авдонина лагерьларның ел саен Татарстан Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) игътибарында булуын, ә санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, оешмаларның эш шартлары үзгәрә һәм тикшерүләр ешрак үткәреләчәген билгеләп үтте.

Мәйданы 800 квадрат метрдан ким һәм аерым керү урыны булган сәламәтләндерү лагерьлары һәм кибетләр санитар-эпидемиологик чараларны бозган очракта Россия Административ кодексының 6.3 маддәсе буенча җәзага тартылачак.

«Без республика административ хокук бозулар буенча 196 беркетмә төзедек», — дип билгеләп үтте Авдонина

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2020 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»