Среда, 01 июля 2020 10:28

1 июльдән алып Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә үзгәрешләр булачак.

Бүгеннән, ягъни 1 июльдән алып Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак. РФ Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда бәяләр үсеше 4 проценттан артмаска тиеш. Мисал өчен сыекландырылган газга бәяләр 3 процентка артуы көтелә. Ягъни, хәзер кг 29,49 сум торган газ өчен киләсе айда 30,37 сум түлисе булачак. Табигый газны ваклап сату хәзергә 5,72 сум/куб тора. Гадәттә, табигый газга бәяләр бер еллык итеп билгеләнә. Җылылык энергиясенә килгәндә, ул аны бирә торган оешмага бәйле. Бу өлкәдә Казанда бәяләр уртача 3,9 процентка артыр дип фаразлана.
Шәһәр халкы өчен электр энергиясенә түләүләр дә үсәчәк. Газ плитәсе электр белән эшли торган  фатирлар 1 кВт/сәг өчен 3,78 сум түләгән булса, хәзер 3,93 сум түләячәк. Чүп чыгару өчен бәяләр дә 4 процентка үсүе көтелә. Моңа кадәр 1 м/куб чүп чыгару 380,50 сум булса, киләсе айдан 380,52 сум булачак. Билгеле булганча, Дәүләт Думасы депутатлары торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне “катырырга” тәкъдим иткән иде. Июнь башында төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры да игътибарны юнәлтеп карады, әмма тарифларны арттырмау буенча бернинди дә карар кабул ителмәде. Тарифларны арттырмаган очракта, керемнәр 300 млрд сумга кимиячәк, дип хәбәр иткәннәр иде министрлыкта. 

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




© 2014-2019 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646). Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»