Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 июля 2020 06:29

Хатын-кызның яшүсмерне самокат белән кыйнаганы видеога эләккән

Чистайда хатын-кызның урамда әүвәл үсмерне кул белән, аннары самокат белән кыйнавы эләккән видео хакында фикер алышалар. Тышкы күзәтү камерасы эскәмиядә утырган дүрт яшүсмер яныннан бер малайның узып баруын теркәгән. Ул алар ягына борыла һәм, күрәсең, үз адресына әйтелгән сүзне ишетеп, берничә адым артка чигенә, малайларның берсенә кул белән төртеп күрсәтә....

Чистайда хатын-кызның урамда әүвәл үсмерне кул белән, аннары самокат белән кыйнавы эләккән видео хакында фикер алышалар.

Тышкы күзәтү камерасы эскәмиядә утырган дүрт яшүсмер яныннан бер малайның узып баруын теркәгән. Ул алар ягына борыла һәм, күрәсең, үз адресына әйтелгән сүзне ишетеп, берничә адым артка чигенә, малайларның берсенә кул белән төртеп күрсәтә.

Алга таба кадрда хатын-кыз күренә. Ул кырыйда утыручы малай янына килә һәм куллары белән аның башына суга башлый, аннары самокат алып, шуның белән сугарга тотына. Балалар куркып йөгерәләр. Котырынган хатын эзәрлекләвеннән аларны күрше эскәмиядән сикереп торган ир коткара.

Чистайлылар әни кешенең үз-үзен тотышына карата ачу белдергән һәм бу гамәл игътибардан читтә калмас дип ышана. Алар аның улын никадәр үпкәләтсәләр дә, аңа чит балалар белән шул кадәр катгый эш итәргә хокук бирелмәгән, дип саный.