Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 июля 2020 10:09

«Баламда да тимгел бар, карагыз әле, ковид түгел микән?»

Берничә көн элек «бала ковид-19 белән авырганда тимгел чыга», диеп язгач, күп кенә әти-әни борчылып миңа «баламда да тимгел бар, карагыз әле, ковид түгел микән?» диеп фото җибәрде. Күпчеллек фотода гап-гади потница сүрәтләнгән иде (потницаның татарчасын белмим, ана «тиргәк» дип исем кушыйм микән? Башка вариантларыгыз булса, комментарийларда языгыз).Бу авыруның фәнни...

Берничә көн элек «бала ковид-19 белән авырганда тимгел чыга», диеп язгач, күп кенә әти-әни борчылып миңа «баламда да тимгел бар, карагыз әле, ковид түгел микән?» диеп фото җибәрде. Күпчеллек фотода гап-гади потница сүрәтләнгән иде (потницаның татарчасын белмим, ана «тиргәк» дип исем кушыйм микән? Башка вариантларыгыз булса, комментарийларда языгыз).

Бу авыруның фәнни исеме «милиария» булса да, соңгы вакытта бу термин бөтенләй кулланылмый диярлек. Моны дөрес дип саныйм мин, табибларның кеше теленә күчүен хуплыйм. "Гемоптоэ", "халитоз" һәм "мезерере" урынына кеше аңларлык итеп "кан йөткерү", "авыздан начар ис килү" диик... хәер, «мизерере» «мизерере» булып калсын, ансы бигрәк тә күңел кайтаргыч нәрсә.

Потницаның иң вакыты хәзер. Кызу һәм дымлы һавада тир бизләре тыгылып, ялкынсынудан була ул. Клиник картина төрле булырга мөмкин: тиредә везикулалар (куыкчык), папулалар (төерчек), пустулалар (эренле куыкчык) һәм нодулуслар (папуладан зур һәм тирән урнашкан төерчек) килеп чыга. Кайчак кычыта, сирәк вакыт эрнергә мөмкин алар.

Дәвасы жиңел: тирене чистартып карап тору, кызудан, кояштан саклану, кайчакта ялкынсындыруны бетерүче кремнар куллану. Майлы мазьләрне кулланырга ярамый.

Балада тимгел килеп чыгу белән шундук ковид-19 дип уйларга кирәк түгел. Беренчедән, бу сирәк симптом (мин аны шуңа курсәттем дә инде), икенчедән ковид-19 башка симптомнары белән бергә булырга тиеш ул.

Йә, ничек дип исем бирәбез потницага?

Upd. Дүрт вариант килде "сергәләнгән (әсәргеләнгән) тире", "җылы шадрасы", "тир бетчәсе" һәм "жар кабару". Тагын бармы?

ilduslutfullin