Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 августа 2020 10:27

«Татмедиа» агентлыгы беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырды

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге агентлык хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына бүләкләр тапшырды. Бүләкләү чарасы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының балалар студиясендә узды. «Бүген безнең өчен җанлы һәм матур вакыйга, 51 бала беренче сыйныфка барачак. Без аларны әти-әниләренең эш урынына чакырдык. Балаларны әти-әниләренең эш урыны белән таныштырабыз, шул рәвешле укуның нигә...

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге агентлык хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына бүләкләр тапшырды. Бүләкләү чарасы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының балалар студиясендә узды.

«Бүген безнең өчен җанлы һәм матур вакыйга, 51 бала беренче сыйныфка барачак. Без аларны әти-әниләренең эш урынына чакырдык. Балаларны әти-әниләренең эш урыны белән таныштырабыз, шул рәвешле укуның нигә кирәклеген аңлап торсыннар. Һәрберсе әти-әнисенең эш урынын күреп кайткач, хисләнеп укыр дип уйлыйбыз», — диде «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков балаларны журналларның иҗади тормышында катнашырга чакырды. «Без алар өчен бәйрәм ясарга булдык. Барысының да ата-анасы сәләтле кешеләр: журналистлар, фотографлар, редакторлар. Укучылар безнең балалар редакциясе командасының бер өлеше булыр дип өметләнәбез», — диде ул.

Ана-аналар өчен дә бу шатлыклы вакыйга булды. «Улым Искәндәргә әле 7 яшь тулмаган, ләкин аның инде мәктәпкә барасы килә, без каршы килмәдек. Беренче класска баручы балаларга шундый игътибар күрсәтүләре өчен „Татмедиа“ җитәкчеләренә зур рәхмәт. Эш урыныбыз икенче өебез кебек, монда безнең балаларга шундый игътибар булу сөендерә», — дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакторы Гөлназ Әхтәмҗанова.

Уку өчен кирәкле әсбаплар һәм энциклопедияләр белән тулы портфельләр Казанда яшәүче 24 балага тапшырылды. Район редакцияләре хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына шулай ук бүләкләр тапшырылачак.  

татар информ