Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 марта 2021 06:19

Балалар бакчасына күзәтү

Сезне 321нче полилингваль балалар бакчасының эшчәнлеге кызыксындырамы? Әгәр кызыксындырса, бу язма синең өчен! Kids Алан 321 дип аталган бу бакчада балаларга барлык мөхит тудырылган дисәң дә була, чөнки ул беренчедән полилингваль булса, икенчедән анда телләрне генә өйрәнеп калмыйча баланы төрле яклап, төрле юнәлештә тәрбияләүгә дә басым ясала. Моңа мисал итеп,...

Сезне 321нче полилингваль балалар бакчасының эшчәнлеге кызыксындырамы? Әгәр кызыксындырса, бу язма синең өчен! Kids Алан 321 дип аталган бу бакчада балаларга барлык мөхит тудырылган дисәң дә була, чөнки ул беренчедән полилингваль булса, икенчедән анда телләрне генә өйрәнеп калмыйча баланы төрле яклап, төрле юнәлештә тәрбияләүгә дә басым ясала. Моңа мисал итеп, психолог һәм логопед бүлмәсен китерергә була. Логопед бүлмәсендә балалар авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәнсәләр, психолог бүлмәсендә исә алар төрле вак моториканы үстерүче уеннар уйныйлар һәм сөйләшүләр алып баралар. Шулай ук, төрле темаларга кызыклы лэтбуклар ясала, «Салават күпере» журналы чыгарган барлык уеннар реальләштерелә. Бу лэтбуклар һәм уеннар ярдәмендә бала сорау-җавап алымына гына түгел, ә әйләнә-тирә белән дә таныша, үзенә кызыклы мәгълүмат ала. Тәрбиячеләргә килгәндә, алар да бик үзенчәлекле, барысы да ачык йөзле, кунакчыл, саф татар телендә сөйләшәләр. Әлеге бакчаның мөдире Нурия Нурисламовна һәм Гөлфинә Наилевна әйтүенчә: «Чиста татар коллективы булдырып кына балаларны татарчага өйрәтергә була, ә туган телен белгән бала башка телләрне дә тиз өйрәнә».

Алинә Мәликова