Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 марта 2021 06:41

МиллиМультFest

Март аенда булып узган МиллиМультFest фестивалендә зона этабына үтүчеләргә нәтиҗә ясалды. Бу проектны тәкъдим итүче танылган Камал театры артисты, Татарстанның дәүләт советы депутаты, Татарстан Республикасы президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Рамил Чыңгыз улы Төхвәтуллин. Гомумән алганда, нәрсә соң ул МиллиМультFest? Гади сүзләр белән әйткәндә, ул...

Март аенда булып узган МиллиМультFest фестивалендә зона этабына үтүчеләргә нәтиҗә ясалды. Бу проектны тәкъдим итүче танылган Камал театры артисты, Татарстанның дәүләт советы депутаты, Татарстан Республикасы президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Рамил Чыңгыз улы Төхвәтуллин. Гомумән алганда, нәрсә соң ул МиллиМультFest? Гади сүзләр белән әйткәндә, ул телефоннар, компьютерлар ярышы, әмма бу очракта алар безнең киләчәкне кайгыртуга юнәлдерелгән. Монда төрле программалар ярдәмендә балалар татарча кино гына ясап калмыйча, татар мультфильмнары һәм компьютер уеннары да ясыйлар. Ә 1нче урынны алучыга 100 мең сум акчалата бүләк! Йомгаклау гала-концерты 23 апрельдә үтәчәк. Шушы фестиваль белән якыннан танышу өчен катнашучылар белән аралашып алыйк.

Компьютер уеннары номинациясендә катнашып, дипломга ия булган “Дуслар” командасы егетләре Сагдуллин Алмаз һәм Шакиров Рәзилдән интервью:

- Сез бүген нинди проект белән чыгыш ясыйсыз?

- Без бүген Арча муниципаль районы “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбен” тәкъдим итеп, үзебез уйлап тапкан “Куян маҗаралары” дигән уенны яклыйбыз.

- Бу уенны уйлап тапканда илһамлану чыганагы нәрсә булды?

- Иң беренче чиратта җитәкчебез информатика укытучысы Самигуллин Фуат Фаиз улы этәргеч бирде. Шулай ук, ул әле безнең мәктәптә робототехника түгәрәге дә алып бара. Башта Фуат абый, татар телендә уен ясап карамыйбызмы дигән идея тәкъдим итте. Без бу идеяны хуплап алдык, аннары укытучыбыз эшне ниндирәк юнәлештә башларга кирәклеген аңлаткач, эшкә керештек.

- Уенның төп максаты нәрсәгә юнәлдерелгән?

- Уеныбыз 1 нче сыйныфка һәм балалар бакчасына йөри торган балаларга багышланган. Төп максатыбыз кечкенә балаларның татар телен, аның мәдәниятен өйрәнүгә юнәлтелгән.

- Ясаганда нинди программалар кулландыгыз?

-Җайлы гына программада ясадык (Microsoft PowerPoint), авыр программалар кулланмадык, андыйлар аннары акчалы да...

- МиллиМультFest фестивале турында фикерегез нинди?

Бу фестиваль балаларга үзләренең сәләтләрен үстерергә ярдәм итә дип уйлыйбыз. Шулай ук, татар телен популяштыруда да булыша.

Алинә Мәликова