Казан мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе «Балалар бакчаларында сөйләм теленә өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алымнары» дигән семинар оештырды. Чара 21нче февральдә Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында үтте.
Чарада татар курчаклары проектын тәкъдим итү; мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә нәтиҗәле алымнар; иртәнге түгәрәк вакытында сөйләм телен үстерү ысуллары; полилингваль белем бирү моделе: апробациянең беренче нәтиҗәләре; саф hавада булганда балаларның сүзлек байлыгын арттыру темалары күтәрелде.