Файдалы очрашу
Бүген, 30 апрельдә, бөтен Россия һөнәри бәйрәм – янгын сагы көнен билгеләп үтә!
Бу көн һәр көн үз гомерен куркыныч астына куеп, безнең тынычлык һәм иминлек сагында торучыларга багышлана. һәрберебезнең янгын очрагында ничек эш итәргә кирәклеген белүе бик мөһим. Аеруча игътибар – безнең иң яшь гражданнарыбызга! Балаларның иминлеге – безнең төп өстенлегебез. Нәкъ менә шуңа күрә балалар бакчаларында башлангыч белемне, кузаллау буенча даими күнегүләр, очрашулар, әңгәмәләр үткәрелә.
Азнакай шәһәренең 18 нче «Улыбка» балалар бакчасы балалары янгын сүндерүче hөнәре белән якынрак танышып үзләрен кызыксындырган сорауларга жавап алып, кызыклы, мавыктырыч кич белән бик канәгать калдылар!
18 нче «Улыбка» балалар бакчасы тәрбиячеләре