Зиля автор яңалыклары
-
03 гыйнвар 2023 13:24
Өстәл янында
970 тапкыр укылган тулырак укырга...Без энем Равил белән бик тату уйныйбыз. Ат-ат уйнаганда энем ат була, мин дилбегә тотам. Энем чапканда егылмасын дип, дилбегәне каты тартмыйм. Равил бик каты йөгерергә ярата. Ул башын артка чайкалдырып чаба, гел яхшы ат кебек. Без чирәмле җирдә генә уйныйбыз, юл уртасында бер дә уйнамыйбыз. Әнием анда уйнарга кушмый.... -
02 гыйнвар 2023 13:16
Әкияттәге кебек
970 тапкыр укылган тулырак укырга...Равил — әйбәт малай. Ә менә ашау мәсьәләсенә килгәндә... Хәлләр кыен, хәлләр тәмам аптыраш. — Улым, бер генә чүмеч аш салдым. Ашап куй, — ди Равилгә дәү әнисе. — Ашыйсым килми, дәү әнием, рәхмәт, — дип җавап бирә Равил, ипле генә итеп. — Менә бу бәрәңге боламыгы да бик тәмле...... -
01 гыйнвар 2023 13:12
Саф һавада хәрәкәтле уеннар
1019 тапкыр укылган тулырак укырга...Чүлмәк сатыш Балалар җиргә «чүлмәк» булып түгәрәкләнеп утыралар. Артларына һәрберсенең «хуҗа»сы баса. Берәү чүлмәк алучы була һәм: — Чүлмәк сатасыңмы?— дип сорый. Хуҗа: — Сатмыйм, каймак саласым бар,— ди. Яки: — Мин китсәм, каймагымны урлыйлар,— ди. Шул рәвешле сөйләшкәндә, хуҗалар, «чүлмәк»ләрен җиң чабулары белән каплап торалар. Сүзгә мавыгып торганда, алучы... -
31 декабрь 2022 13:00
Яңа елга шигырьләр тупланмасы.
961 тапкыр укылган тулырак укырга...Кызлар һәм малайлар! Сез дә түземсезлек белән Кыш бабайның килүен көтәсезме? Ә шигырьләр ятларга җитештегезме соң әле? Без сезгә шигырьләр тупланмасы тәкъдим итәбез. Рәхим итегез! Кыш бабай Әнәс Кари Яшел чыршы тирәсендә Җыелып бертугандай, Әйлән-бәйлән уйный идек, Килеп керде Кыш бабай. Әй Кыш бабай, Кыш бабай, Хуш киләсең, уз... -
30 декабрь 2022 12:47
Хәрәкәтле уеннар.
921 тапкыр укылган тулырак укырга...Утырып арыдык Утырып инде арыдык, Бераз ял итеп алыйк. Кулларны билгә куеп, Башларны чайкап карыйк. Куллар билгә, өскә, янга. Утырып-торып алыйк. Кушаяклап сикерик тә Урыныбызга утырыйк. хәрәкәтләр сүзләргә туры китереп ясала Без шулай ял итәбез Без әле бераз арыдык, Ял итәргә уйладык. Башны иябез алга,... -
29 декабрь 2022 12:41
Мәкальләр, әйтемнәр
1191 тапкыр укылган тулырак укырга...* Рәхмәт кемгә дә рәхәт. * Кош — канаты белән, кеше дуслары белән көчле. * Дустың булмаса — эзлә, тапсаң — югалтма. * Кешегә иң кирәге — ягымлы чырай, җылы сүз. * Татлы тел аюны да биетә. * Теле татлының дусты күп. * Тыйнаклык кешене бизи. * Бер ялганласаң, икенче... -
28 декабрь 2022 09:05
Бүләк
928 тапкыр укылган тулырак укырга...Илдар быел Әниләр бәйрәмендә әнисенә башка беркем дә уйлап таба алмаган әйбер бүләк итәргә булды. Ул инде белә: Хәлим абыйсы, әнисенә дип, матур сәгать алып куйды. Нәсимә апасы әллә нинди тәмле исләр аңкытып торучы хушбуй алып кайтып яшерде. Илдар аның тәмледән-тәмле исләрен каян беләме? Апасы өйдә юк чакта, ике мәртәбә... -
27 декабрь 2022 07:47
Балалар иҗаты.
1044 тапкыр укылган тулырак укырга...Дустым, без “Кышкы уеннар” бәйгесен башлап җибәргән идек. Сездән җылы хатлар һәм матур кышкы рәсемнәр кабул иттек. Ә хәзер шул бәйгедә катнашкан укучыларыбыз иҗаты белән бүлешәбез. Хәтерләсәгез, әлеге бәйгедә шәп снегокат, тюбинг һәм чаңгы да уйнатабыз. Бәйгегә эшләр кабул итүнең соңгы көне - 31 декабрь. Әле бераз вакыт бар.... -
26 декабрь 2022 13:08
«Без – беренче!» бәйгесендә җиңүче – «Балакай» балалар бакчасын котлыйбыз!
839 тапкыр укылган тулырак укырга...
Вәгъдә иткәнчә, «Балакай» балалар бакчасына «СалаваTik»лар төркеме бәйрәм концерты бүләк итте. Сабыйлар Һәр җырны яттан өйрәнеп бетүләрен үзләре дә сизми калганнардыр... Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, биеделәр. Шундый актив булуыгыз өчен рәхмәт сезгә, тәрбиячеләр, әти-әниләр! Алга таба да уңышлар телибез сезгә! -
25 декабрь 2022 12:02
Куян
1018 тапкыр укылган тулырак укырга...Көзнең соңгы көннәре җитте, кышка да ерак калмады. Куян кыска соры йонын койган, аңа озын ак йон үсә башлаган. Башта аның койрыгы, арт аяклары агара, һәм ул ак итек кигән кебек күренә. Аркасының да арт өлеше ак. Озын колаклары да ак. Бары тик колак очлары гына кара. «Декабрь кергәч, бөтенләй агарырмын... -
24 декабрь 2022 11:54
Ай-һай
828 тапкыр укылган тулырак укырга...Кыш килде. Урамнарга ак юрган җәйде. Бакчаларга кар тулды, агачлар ак «чәчәк» аттылар. Рәшитнең әнисенә эш артты. Ул тротуар чистартырга урамга чыкты. Рәшит тә тик торырга яратмый. Ул үзе кебек бәләкәй көрәк күтәрде дә кар көри башлады. Көрәге аның фанердан эшләнгән — җиңел. Әй, рәхәт тә соң кышкы саф һавада... -
23 декабрь 2022 11:45
Нурия Измайлова шигырьләре
1029 тапкыр укылган тулырак укырга...Йоклар алдыннан ... Көн киткән дә, төн җиткән, Кояш йокыга киткән. Аңа комачаулама, Йокла, улым, шаулама! Көлсәң, ашаган чакта, Үсәлмәссең ашап та. Еласаң, йоклар чакта, Ошарсың ябалакка! Без чәбәкәй итәбез Чәп-чәп, чәбәкәй, Безнең Солтан бәләкәй. Ул акыллы, ул тәтәй, Килмә монда, кәҗәкәй! -
22 декабрь 2022 11:41
Без – кунакта: Биектауда.
921 тапкыр укылган тулырак укырга...
Биектау районы укучылары вакытлы матбугат белән күптән таныш. Һәрдаим журналны укып, андагы бәйгеләрдә катнашып баралар. 4 нче гимназия укучылары белән дә күптәннән аралашып, төрле чараларны бергәләп үткәреп барабыз. Мәктәптә актив укучыларның күп булуы, «Баруди FM» радиосын да оештырып җибәрергә мөмкинлек биргән. Бездән дә интервью алырга җитештеләр. Җырга-биюгә, сөйләм теленә оста... -
21 декабрь 2022 11:06
Беренче адым
830 тапкыр укылган тулырак укырга...Камил әле бик кечкенә, Үрмәләп йөри инде, Ә ёлкага бүген менә Ул тәпи-тәпи килде. Бүлмәсеннән залга хәтле Килде берүзе генә, Ул үзе дә бик куанды, Куандырды безне дә. — Әттәтә, әттәтә, Камил йөри башлаган, Яңа елны тәпи басып, Зур үсеп каршылаган. Әминә Бикчәнтәева -
20 декабрь 2022 09:26
Без – кунакта: Шәледә.
823 тапкыр укылган тулырак укырга...
Безгә Шәленең тырыш тәрбиячеләре һәм талантлы укучылары белән дә танышырга насыйп булды. Мәктәптә каләм чарлаучы укучыларның күп булуы сөендерсә, балалар бакчасында үз эшенә фидакарь тәрбиячеләр булуы куандырды. "Сабантуй" журналы үткәргән бәйгедә җиңгән укучыбызны котлап, бүләкләр тапшырдык. Алга таба да безнең даими укучыларыбыз булып калырсыз дигән теләктә калабыз! Уңышлар сезгә!