Зиля автор яңалыклары
-
04 октября 2022 11:06
Бари Рәхмәт шигырьләре
Әхмәтнең укыйсы килә Алты яшь тик әле Әхмәткә, Бик йөрисе килә мәктәпкә. «Кайчан җиде яшькә җитәм? — ди, — Тиз-тиз генә үссәм икән», — ди. «Улым, ашыкма, — ди әнисе. — Кечкенә бит, яшь бит әле син. Бер елдан соң йөри башларсың». «Ә бер ел ул, әни, кайчан соң? Иртәгәме?... -
03 октября 2022 10:52
Тел көрмәкләндергечләр
* Әрәмәдәге әрем әче. (ә) * Башта башлап, баскыч башына бас. (б) * Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра. (с, з) * Кара карга кардан бара, канатларын кага-кага. (к, р, г) * Кар аттым, кар аттым, ап-ак карны каралттым. (к,р) * Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык, чык-чык, кошчык, очыпчык. (ч, к)... -
02 октября 2022 11:18
Яңгыр. Шигырьләр җыелмасы.
Яңгыр ява Яңгыр ява! Яңгыр ява Шыбыр-шыбыр. Йөгереп чыга бала-чага, Ыбыр-чыбыр. Яшен яшьни, күкләр тетри Дөбер-шатыр! Курыкмыйлар, кулларында Зонтик-чатыр... Илдар Юзеев Яңгыр — Яңгыр, нигә явасың, Чәчләремә тамасың? Көне буе яварга Суны каян табасың? Вәсимә Хәйруллина Көзге яңгыр — Апа, безгә артыбыздан Шыбыр-шыбыр кем дәшә? — Кем дә дәшми, көзге... -
01 октября 2022 07:41
Алтын көз
(Уртанчылар төркеме балалары өчен) Максат: балаларны көзге табигатьтәге үзгәрешләр турындагы күзаллауларын киңәйтү. Табигатьнең матурлыгын, төсләрнең төрлелеген күрергә өйрәтү. Кайбер агач үзенчәлекләрен, яшелчәләрне кабатлау. Тәрбия бурычлары: -табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; - туган якның табигате, яшелчәләр турында белемнәрне ныгыту; - сөйләм телен баету. Методик алымнар: күрсәтмәлелек, яңа сүз, сораулар бирү, уен... -
30 сентября 2022 07:33
Уйный-уйный өйрәнәм. 0-3 ай
*Бала тууның беренче көннәреннән үк аңа теләгәнчә хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирергә киңәш ителә. Ул кулларын селкетә, чәбәкли алырлык булсын. *Баланы даими рәвештә корсагына яткырыгыз. Моның өчен каты урын (мәсәлән, җәймә белән капланган өстәл һ.б.) булу шарт. Баланың терсәктән бөгелгән кулларын күкрәк астына куегыз. Әлеге күнегүне ашатканчы яки ашатканнан соң 30-40 минут... -
29 сентября 2022 11:26
Без – кунакта: Балтачта. Иҗат.
“Салават күпере” журналының килгәнен көтеп алучы, аның һәр сәхифәсен, һәр аудио-видеоларын карап, тыңлап баручылар да - балтачлылар. Башлангыч сыйныф укучылары белән аралашкач, без моңа тагын бер тапкыр инандык. Алар викторина уенындагы сорауларга дөрес җавап биреп бүләкләргә дә ия булдылар. Спорт мәйданыгыз киң, нәтиҗәле. Ә без үз чиратыбызда каләм чарлаучы... -
28 сентября 2022 11:15
Без – кунакта: Яр Чаллыда
Казан кунакларын Яр Чаллының 1 нче "Шатлык" балалар бакчасы киң колач җәеп каршы алды. "Салават купере"н ай саен түземсезлек белән көтеп алуларын, балалар белән шөгыльләрдә куллануларын, тәрбиячеләргә өстәмә ярдәмлек буларак файдалануларын сөенеп уртаклаштылар. Үзләренең дә мактанырлык урыннары бар. Балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә “Туган телләр һәм халык бердәмлеге... -
27 сентября 2022 13:33
Тәрбиячем!
Рәхмәтемне белдерәм!Балаларның йөзләренәШундый нур биргән өчен.Каты итеп яратканга,Назлап караган өчен.Матур рәсемнәр буятып,Язарга өйрәткән өчен! *** Тәрбияче кеше гыйлем иясе дә,Әни кебек үзе мөлаем.Зирәк сүзен кызганмаганБу дөньяда бар соң кем тагын? *** Тәрбиячем, җанга якын кешемКыласыз сез бары изгелек.Гамәл, киңәшегез үзегезгәБирсен иде бары игелек! *** Халык милләт буламыни,Булмаса тәрбиясе.Тәрбиягә җан өрүчеСиндер... -
26 сентября 2022 07:54
Минем тугры дустым
Акбай Безнең бик матур, озын колаклы, йонлач, зур этебез бар. Аның исеме Акбай. Акбай безнең йортыбызны саклый. Җәй көне аның балалары туды. Без аларны бик яратабыз. Акбай белән җәй көне урманга ауга йөрибез. Хәсәнов Ринас Шаян этебез Безнең Актүш исемле этебез бар. Ул бик тә акыллы. Ул... -
24 сентября 2022 10:50
Рөстәм Мингалим шигырьләре
Энем бар Шатлыгым бар — өем бар, Әтием-әнием бар. Минем гармуным да бар, Гармун кадәр энем бар. Энем мине ярата, Мине күрсә — гел көлә. Еласамы? Еласа ул — Сызып кына җибәрә Гармун тавышы белән. Рөстәм Мингалим Дусларың гына булсын Егылсаң торып була, Торсаң йөгереп була, Йөгерсәң җитеп була —... -
23 сентября 2022 10:17
Күмәк уеннар
Кояш һәм яңгыр Урындыкларны (балагызга кечкенә урындык бирегез) арты белән үзегезгә каратып куегыз. Балагыз да, үзегез дә урындык артына чүгәләп утырыгыз. Урындык аркасының ачык урыныннан — «тәрәзәдән» карагыз. Түбәндәге шигырь юлларын әйтегез: Тәрәзәдән кояш карый, Алсу нурларын сибеп. Сөенеп, кул чәбәклибез, Уйныйбыз, матур итеп! «Әйдә, шундый матур кояшлы көндә уйнарга... -
22 сентября 2022 12:17
“ЯБАЛАК МАЛАЕ АКБАШ”
(әкият-пьеса) Катнашалар: Ана Ябалак – аксыл-соры төстәге каурыйлы ябалак Акбаш – аның улы Карга апа – олы карга Каркуш – карга баласы БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Кыш. Салкын. Куе урман эче. Биек кар көртләре. Җил улый, ботак шартлаган тавышлар, ябалаклар ухылдаганы берән-сәрән генә ишетелә. Ерактарак шәһәрнең утлары ялтырый. Агач куышында... -
21 сентября 2022 12:12
Дөресе аның шулай...
(Нәни хикәя) Әтисе кызын балалар бакчасыннан алган. Сөйләшә сөйләшә, өйләренә кайтып баралар. — Кызым, бигрәк күп сорау бирәсең, һаман мине сөйләндерәсең, тәмам арыттың бит, — ди әтисе. — Менә хәзер мин сиңа сорау бирим әле. Син җавап бир. Рәхәтләнеп сөйлә. — Нәрсә сөйлим? — ди кызчык. — Бүген бакчада нинди... -
20 сентября 2022 10:56
«Кемгә нәрсә кирәк?» өстәл уены
«Уйный-уйный үсәбез!» Һөнәр ияләре һәм аларның эш кораллары Уен барышы 1.Өченчесе артык. Балага уенның өч карточкасы (тамгасы) тәкъдим ителә. Өч карточканың икесе мәгънәләре буенча туры килә, ә берсе туры килми. Мәгънәсе буенча туры килмәгән карточканы аерып алырга тәкъдим ителә. Алга таба карточкалар санын арттырырга мөмкин. 2.Кемнең эш коралы? Балага һөнәр... -
20 сентября 2022 06:54
Керпүш маҗаралары
Катнашалар: Керпүш – керпе егете Керпинә – керпе кызы Керпидә – аларның олы кызлары Керпил – аларның уллары Керпәния – аларның кече кызлары Әти, улы Әмир, этләре БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Урман кыры. Ямьле яз җитте. Керпе кышкы йокысыннан уянды да, йөрергә чыкты. Керпүш (фыркылдап). Аллага шөкер, кыш бетте, ямьле...