Зиля автор яңалыклары
-
08 сентября 2022 06:45
Яшелчәләр
Дустым, синең тизрәк дәү үсәсең киләдер инде, шулаймы? Күрәм-күрәм, әнә, әйе, диеп баш та кагып куйдың. Ә дәү үсү өчен, витаминлы ризык ашарга кирәк! Ә иң күп витамин, әлбәттә, яшелчәләрдә! Бәрәңге җирдә үсә. Без бу яшелчәнең җир астында үскән өлешен – бүлбеләрен ашыйбыз. Бәрәңгенең туган ягы – Чили. Европага бу... -
07 сентября 2022 06:41
Үрмәкүч
Бүгенге мәкаләнең героен бик күбегез беләдер. Арагызда аны яратмаучылар, куркып качучылар да бардыр әле. Ни булыр икән бу, дисезме? Каршы алыгыз, бу – үрмәкүч! Үрмәкүч – бик үзенчәлекле хайван. Әйе-әйе, ул бөҗәк түгел, ә кысла, креветка, чаян кебек, БУЫНТЫГАЯКЛЫЛАР гаиләсенә керүче хайван. Бөҗәкләр белән бутамас өчен, бу җан иясенең тәпиләрен... -
06 сентября 2022 06:38
Бал корты
Дустым, синең чәчәкләр өстендә очып йөргән безелдәүче һәм бал җыючы бөҗәкләрне күргәнең бардыр. Алар – бал кортлары. Бу бөҗәкләр Антарктидадан кала дөньяның барлык почмакларында очрый. Бал кортының гәүдәсе сары һәм кара төстәге йомшак чәч бөртекләре белән капланган. Башының ян-ягында зур күзләр урнашкан. Канатлары үтә күренмәле, борыны нечкә һәм озын. Бал... -
05 сентября 2022 08:30
Физкультминутлар
Әй, нәниләр, нәниләр Ардык без дип әйтмиләр. Аякларын күтәреп, Матур итеп атлыйлар.1,2,3 Хәзер барабыз алга!1,2,3 Егылмыйча син атла!1,2,3 Хәзер барабыз артка,1,2,3 Егылмыйча син атла. Матур кызлар, малайлар Безнең белән атлагыз. Безнең белән сез бергә Күнегүләр ясагыз.1,2,3 Хәзер барабыз алга!1,2,3 Күңеллерәк син атла!1,2,3 Хәзер барабыз артка,1,2,3 Күңеллерәк син атла. Фото: pixabay.com -
05 сентября 2022 06:29
Календула
Календула – сары һәм кызгылт-сары төстәге зур булмаган чәчәк. Кыргый табигатьтә ул диңгез буйларында, якты һәм дымлы урыннарда үсә. Аны Якын Көнчыгышта, Европаның Көньяк өлешендә очратырга мөмкин. Борынгы риваять буенча, календула Кояш кесәсеннән җиргә төшкән алтын тәнкәдән үсеп чыккан. Бу чәчәкнең атамасы латин теленнән “нәни календарь” дип тәрҗемә ителә. Календула... -
04 сентября 2022 12:06
Төлке, Куян һәм Әтәч Абдулла Алиш
Булган, ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыдан өй салганнар. Матур яз җиткән. Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган. Менә Төлке кунып чыгарга Куяннан рөхсәт сораган. Ә соңыннан Куянны үзен куып чыгарган. Куян елый-елый бара икән. Аңа Эт очраган: — Һау-һау-һау! Куян, нигә... -
04 сентября 2022 06:26
Тамак авыртмасын дисәгез
Һәрберебезнең дә чыныгу турында ишеткәне бар инде. Ә менә тамакны чыныктыру турында белә идегезме әле? Танылган доктор Комаровскийга бу турыда сорау биргәннәр, бу хакта аның фикерен белеп китик әле. Ул балага гел җылы әйбер генә эчертү яклы түгел, баланың тамагын кече яшьтән үк салкынчаракка өйрәтергә кирәк, ди. Чөнки гел җылыга... -
03 сентября 2022 07:31
Петуния үстерүнең өч сере
Җәй башыннан ук чәчәк атсын өчен, петунияләрне менә хәзердән үк чәчәргә кирәк. Ай календаре буенча, иң яхшы көннәр: февральдә – 11, 12, 15, 19, 24; мартта – 4, 5, 6. Петунияне чәчкәндә бер үзенчәлекне истә тотарга кирәк: аның орлыкларын туфрак белән күмдерергә ярамый. Иң яхшысы – кар өстенә чәчү.... -
03 сентября 2022 06:18
Ак чәчәк һәм тузганак
Ромашка – Җир йөзендә иң еш очраучы чәчәкләрнең берсе. Татар телендә ул «ак чәчәк» дип атала. Ак чәчәк борын заманнардан кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп иткән. Кояшка охшаганы өчен, борынгы мисырлылар аңа хәтта табынган да. Ак чәчәкнең төрләре бик күп. Ә иң күп таралганнары – иссез ак чәчәк һәм дару ромашкасы.... -
02 сентября 2022 14:59
Яңгыр, яу!
Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу…Көмеш кадак, ука бау…Яу син, яу, килеп кенә,Тыпырдап биеп кенә;Чамасын белеп кенә,Җиргә ямь биреп кенә. Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу…Көмеш кадак, ука бау!Яу син, яу көмеш булып,Безгә гөлҗимеш булып,Зәңгәр чәчәкләр булып,Ал-кызыл мәкләр булып. Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!Көмеш кадак, ука бау…Җиргә татлы дым булсын,Игеннәр гөрләп уңсын,Бар дөньяга нур бөркеп,Туган... -
02 сентября 2022 13:33
«Уйный-уйный үсәбез!» бәйгесе
НИГЕЗЛӘМӘ 1. Бәйгене гамәлгә куючылар - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе Бәйге 2022 ел сентябрь - 2023 ел сентябрь аралыгында үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналына язылучы тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары катнаша ала.... -
02 сентября 2022 12:46
Ләйлә Таишева: «Ялкау малайлар булмыйк»
Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә белән төшергән видеоязмаларын күпләр көтеп ала. Чираттагы видео да искәрмә түгел... Инстаграм йолдызы булган Ләйлә бу юлы ялкаулык турында аңлату эшләре алып бара. Видео астында калдырган комментарийлар арасында төрлесе бар: «Ләйлә Гомәргә сүз әйтергә ирек бирмәде... Гомәр җаныем 2 генә сүз әйтеп өлгерде», дип язганнар. Шулай дисәләр... -
02 сентября 2022 11:45
Йокы бабай
(Әкият) Йокларга яратмый торган бер бала булган, ди. Кичен караңгы төшкәч, әннәсе яки әттәсе, бабакае яки әбекәе аны караватка утыртуга, теге бала: — Мин ятмыйм! Мендәр бә-әк! Йокы бә-әк! Бә-әк! — дип акыра-бакыра елый башлый икән. Ә бер кичне аның бу ямьсез сүзләрен ап-ак сакаллы Йокы бабай үзе ишетеп торган... -
01 сентября 2022 13:25
Танышмак өчен табышмак
«Үти-үти!» — дип чакырсам, Миңа кем килер — «Кыйгак-кыйгак», — дип килерме, Кем җавап бирер? «Ти-ти-ти-ти!» — дип чакырсам, Миңа кем килер — «Бак-бак, бак-бак», — дип килерме, Кем тавыш бирер? «Дөгә-дөгә, дөгә!» — дисәм, Миңа кем килер — «Кыт-кыт, кытыйк», — дип килерме, Кем җавап бирер? ... -
01 сентября 2022 09:52
Дару үләннәренең файдасы
Һәркемгә дә билгеле, элек-электән теге яисә бу авыруны дәвалау буенча заманча дарулар һәм фәнни методикалар булмаган, шуңа күрә табиблар төрле төнәтмәләр һәм үләннәр белән дәвалаганнар. Бүген дә күпләр дару үләннәрен җыя, киптерә һәм алардан файдалана. Әлеге исемлеккә нинди үләннәр керә һәм кайчан аларны җыярга? Сары мәтрүшкә. Кайбер якларда аны ярабай дип...