Зиля автор яңалыклары
-
15 апрель 2023 12:17
Киемнәр
823 тапкыр укылган тулырак укырга... -
14 апрель 2023 09:01
Чуаш халкының милли киеме.
1001 тапкыр укылган тулырак укырга...Татарстан – күпмилләтле республика. Гасырлар дәвамында биредә 173кә якын милләт дус, тату гомер кичерә. Татарлар һәм руслардан кала, өченче урынны чуаш халкы алып тора. 2010 елгы Бөтенроссия халыклар санын исәпкә алу буенча безнең республикада 116,2 мең чуаш яши. Бүген сезне әлеге милләтнең милли киемнәре белән таныштырабыз.... -
13 апрель 2023 07:50
Керпегә энәләр нигә кирәк?
890 тапкыр укылган тулырак укырга...Керпе башка җәнлекләрдән бөтен тәнен каплаган энәләре белән аерылып тора. Ул энәләр аңа нәрсәгә кирәк соң? «Аркасында алмалар, гөмбәләр йөртер өчен», – дип җавап бирергә ашыкма. Керпе алма да, гөмбә дә ашамый. Ул – ерткыч хайван, бөҗәкләр, вак кимерүчеләр, кәлтәләр, кош йомыркалары белән туклана. Ә энәләре аңа башка хайваннардан саклану... -
12 апрель 2023 13:15
Космик кораб яса.
887 тапкыр укылган тулырак укырга...
-
11 апрель 2023 12:54
Рәсемнәр арасында 7 аерма тап.
888 тапкыр укылган тулырак укырга...
-
10 апрель 2023 13:58
Тиен
1264 тапкыр укылган тулырак укырга...Тиен – бик матур һәм шук хайван. Ул чыршы һәм нарат күркәләре, гөмбә, җиләк, имән чикләвеге белән туклана. Вак кәлтәләрне, кош йомыркаларын да ашый. Тырыш тиен кышка көз башында ук әзерләнә башлый. Җәйге кызгылт-сары төстәге тунын җылы куе йонлы соргылт-көмеш тунына алыштыра. Төрле орлыклар, чикләвекләр җыя, гөмбә киптерә. Аннары аларны... -
09 апрель 2023 13:54
Кем тизрәк үскән?
1028 тапкыр укылган тулырак укырга...Матур, кояшлы яз. Кечкенә Фәритнең әтисе — бакчачы. Ул бакчасына помидор, кыяр, шалкан, кәбестә һәм тагын әллә нинди яшелчәләр утырта. Менә кәбестә үсентеләре. Әтисе аларны рәт-рәт итеп утыртып бара, әнисе аңа ярдәм итә, Фәрит кечкенә чиләк белән кәбестә утыртасы чокырларга су сибә. Әтисе моңа бик шат. Алар кәбестәне кичке якта... -
09 апрель 2023 13:46
Энем бар
1042 тапкыр укылган тулырак укырга...Шатлыгым бар — өем бар, Әтием-әнием бар. Минем гармуным да бар, Гармун кадәр энем бар. Энем мине ярата, Мине күрсә — гел көлә. Еласамы? Еласа ул — Сызып кына җибәрә Гармун тавышы белән. Рөстәм Мингалим -
08 апрель 2023 13:39
Вәсимә Хәйруллина шигырьләре
1490 тапкыр укылган тулырак укырга...Туган Мин әниемнән туган, Әни әбидән туган. Шулай булгач, бу өйдә Без барыбыз бертуган. Бу өй — минем туган йорт, Шушы нигездә үсәм. Туган як чишмәсенең Челтер суларын эчәм. Әйдә, танышабыз Йә, әйдә, танышабыз, Кулга-кул бирешәбез, Исемне әйтешәбез, Кул кысып күрешәбез. Киң итеп елмай миңа, Мин дә елмаям сиңа. Туры... -
07 апрель 2023 13:35
Төлке һәм куяннар. Уен.
1270 тапкыр укылган тулырак укырга...Идәнгә зур түгәрәк сызыла. Ул — «куян балаларының оясы». Бер читтә «төлке» утыра. Балалар ояларыннан чыгып сикерәләр, уйныйлар, бииләр. Тәрбияче: «Төлке килә!» — диюгә, балалар ояларына йөгерәләр. «Төлке» аларны куа. Уен шулай дәвам итә. -
06 апрель 2023 13:20
«СалаваТiK»лы туган көн» бәйгесе. Нигезләмә
2230 тапкыр укылган тулырак укырга...1. Бәйгене гамәлгә куючылар – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы ... -
05 апрель 2023 13:17
Әкияттәге кебек
1158 тапкыр укылган тулырак укырга...Равил — әйбәт малай. Ә менә ашау мәсьәләсенә килгәндә... Хәлләр кыен, хәлләр тәмам аптыраш. — Улым, бер генә чүмеч аш салдым. Ашап куй, — ди Равилгә дәү әнисе. — Ашыйсым килми, дәү әнием, рәхмәт, — дип җавап бирә Равил, ипле генә итеп. — Менә бу бәрәңге боламыгы да бик тәмле...... -
04 апрель 2023 11:45
Син йөрәктә безнең, Тукай абый!
1068 тапкыр укылган тулырак укырга...Шүрәлесе белән үтеп кереп, Яши күңелләрдә Тукай абый! "Гали белән кәҗә", "Су анасы"н, Аңлый аны һәркем, хәтта сабый. Татарымның затлы йөзек кашы , Юктыр беркайда да башка андый. Шуңадыр да һич тә гаҗәп түгел, Яше-карты иҗатыңны санлый. Мавыктыргыч әкиятләр белән, Тормыш өйрәнәбез, укый-укый. Яшәтербез горур исемеңне, Син... -
03 апрель 2023 11:27
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ана теленә өйрәткәндә вакытлы матбугат куллану
1144 тапкыр укылган тулырак укырга...Белгәнебезчә, безнең заман балалары белән хәзерге заман баласын чагыштыра торган түгел. Без өйләребезгә дистәләгән газета-журнал яздырып, шуларны укып, бер-беребез белән фикер алышып, кызыклы темаларга класс сәгатләре, дискуссияләр үткәреп үскән балалар булсак, хәзерге заманда өйләренә газета-журнал яздырып алучы гаиләләрне бармак белән генә санарлык. Ата-аналар алдында чыгышлар ясаганда матбугатка язылу турында сүз... -
02 апрель 2023 13:47
Шифалы табиблар
1014 тапкыр укылган тулырак укырга...— Ромашка, Ромашка! Кая болай чабасың? — Чапмый хәлем юк! Гыйләҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан. Шуны дәваларга чабам! — Әрем, Әрем! Кая болай йөгерәсең? — Йөгерми хәлем юк! Сәрби әбинең ашказаны бозылган. Шуны төзәтергә йөгерәм. — Ланыш, ландыш! Туктале, кая болай чабыш? — Гафу, гафу! Туктап торырлык вакытым юк!...