Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 января 2025 09:27

«САЛАВАТ КҮПЕРЕ» журналының 2025 елга бәйгеләр исемлеге

Саклап куегыз һәм югалтмагыз.

«СЕРЛЕ ТЫШЛЫК»
«САЛАВАТ КҮПЕРЕ» журналының 2025 елның беренче санында журналныбызның 1997 елгы тышлыгы бар. Аның кайбер өлешләре югалган.
Югалган өлешләрне җыю өчен:
Журналның һәр саныннан бер ябыштыргыч тап;
 Әлеге биткә ябыштыр;
 Әзер тышлыкны электрон почтага юлла;
 ҖИҢҮЧЕГӘ – зур татлы бүләк.
___________________________________________
 «Мин бит бу»
Дустым, безнең синең белән якыннан танышасыбыз килә.
Моның өчен:
 Кызыклы итеп фотога төш;
Фоторәсемеңне безнең электрон почтага җибәр.
ҖИҢҮЧЕГӘ – балалар өчен фотоаппарат.
_____________________________________________
 «Яраткан әкиятем»
Дустым, синең яратып әкият укуыңны беләбез. Ә укыган әкиятең буенча рәсем ясарга яратасыңмы?
Яратсаң, бу бәйге синең өчен:
 Әкият укы;
 Шул әкияткә нигезләнеп рәсем яса;
 Рәсемеңне безнең электрон почтага юлла.
 ҖИҢҮЧЕГӘ – бармак театры.
______________________________________________
ИГЪТИБАР!
Хатлар 2025 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә.
Электрон почтабызның адресы – salavatkupere@mail.ru
Бәйгеләрдә «Салават күпере» журналына 2025 нче ел буена язылып, редакция адресына квитанция күчермәсен җибәрүчеләр генә катнаша ала!
Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!