Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 февраль 2026 11:10

«ТУКАЙЛЫ БАЛАЧАК»

«ТУКАЙЛЫ БАЛАЧАК» Республикакүләм иҗади бәйге НИГЕЗЛӘМӘСЕ

                                                      

                                                                                                                РАСЛЫЙМ

                                                                                         «Татмедиа» АҖ филиалы

«Салават күпере» журналы

Җитәкчесе З.З.Хөснетдинов

 

 

«ТУКАЙЛЫ БАЛАЧАК»

Республикакүләм иҗади бәйге

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

 

                                               1. Гомуми нигезләмә

1.1.Нигезләмә Татарстан республикасында яшәүче 3 яшьтән 9 яшькә кадәр балалар арасында үткәрелә торган «Тукайлы балачак» республикакүләм иҗади бәйгенең (алга таба – Бәйге) максатларын һәм бурычларын, шартларын һәм үткәрү тәртибен билгели.

1.2.Бәйгенең оештыру комитеты:

 - «Татмедиа» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы;

 - «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе;

 - Г.Тукай әдәби  музее.

 

2. Бәйгенең максатлары һәм бурычлары

Бәйгенең максаты – балаларда рухи мәдәниятне, күп мәдәниятле җәмгыять кыйммәтләрен формалаштыру һәм мәдәни мирас традицияләрен саклау.

Бәйгенең бурычлары:

- мәктәпкәчә яшьтәге балаларда татар теленә, татар халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү;

- Г. Тукайның иҗаты аша балаларга телебезнең бөеклеген күрсәтү, туган телебезне саклауга, үстерүгә ихтирам һәм игътибар тәрбияләү;

- шагыйрьнең иҗатына кызыксыну, хөрмәт хисе тәрбияләү;

- балаларның игътибарын театр сәнгатенә җәлеп итү;

- иҗади сәләтле балаларны ачыклау һәм аларны үстерү.

 

3. Оештыру һәм үткәрү

Бәйгене оештыру комитеты оештыра һәм үткәрә.

Оештыру комитеты түбәндәге бурычларны хәл итә:

  • номинацияләрне раслый;
  • бәйгене үткәрү шартларына үзгәрешләр кертә;
  • номинацияләр буенча призлы урыннар бирә;
  • бәйге шартлары үтәлмәгән очракта катнашучыларның эшләрен кабул итми.

 

4. Бәйгедә катнашучылар

Бәйгедә түбәндәге яшь төркемнәрендә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнаша:

4.1. 3 яшьтән 9 яшькә кадәр (кертеп).

4.2. Бәйге номанацияләре. (5 номинация буенча бәяләнә)

 

5. Бәйге шартлары

 

Катнашучылар түбәндәге шартлар белән килешәләр:

  • катнашучылар үзләренең балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр тарафыннан сәхнәләштергән Г.Тукай әкиятләрен яисә шигырьләрен тәкъдим итәргә тиеш;
  • әсәрнең темасына туры килерлек музыкаль бизәлеш кулланырга мөмкин;
  • бер тәрбиячедән бер генә гариза кабул ителә;
  • бәйгедә катнашу өчен гариза тапшырып, катнашучы әле Нигезләмә белән килешә;

 

6. Бәйгенең үткәрү вакыты һәм тәртибе

 

 

Бәйге 3 этапта үткәрелә:

1 этап – әсәрне сәхнәләштерү. Балаларның чыгышы видеога төшерелә. Тәрбиячеләр тарафыннан яхшы дип бәяләнгән чыгышлар mp4, wav форматында salavatkupere@mail.ru электрон почтасына җибәрелә. Видео 5-7 минуттан  артмаска тиеш.

 

2 этап – лауреатларны билгеләү. Оештыру комитеты тарафыннан лауреат исеменә лаек булучыларны барлау һәм һәр районда (үз бакчаларында) аларны бүләкләү. (Һәр районның үз балалар бакчасында)

 

3 этап – җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү. Ул Казанда Габдулла Тукайның әдәби музеенда үткәрелә. (Бәйгедә катнашкан балаларны әзерләгән тәрбияче дә чакырыла.)

 

Бәйге 2026 нчы елның 18 нче февраленнән 9 ноябренә кадәр үткәрелә.

Гаризалар 2026 нчы елның 16 мартына кадәр кабул ителә;

Җиңүчеләрне бүләкләү – 2026 елның 20 ноябренә кадәр оештырыла.

 

7. Бәяләү критерийлары

 

7.1.чыгыш 10 баллы шкала кулланып түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә;

- әсәрне яттан белү дәрәҗәсе;

- башкару сәләте;

- образга керү, уйнау осталыгы;

- сөйләмнең сәнгатьлелеге;

- музыкаль бизәлеш;

- костюм, декорация куллану;

 

7.2. Жюри әгъзалары тарафыннан куелган баллар суммасына карап гомуми бәя чыгарыла. Барлык катнашучылар да дипломнарга ия була.

 

8. Жюри

 

8.1. Жюри составына оештыру комитеты әгъзалары керә.

 

9. Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү

 

9.1. Бәйгенең җиңүчеләре, аларны әзерләгән тәрбиячеләр «Салават купере» журналы, Мәгарифне үстерү институты һәм Тукай музее тарафыннан оештырылган бүләкләү тантанасына чакырыла. Үткәрү урыны һәм вакыты хәбәр ителәчәк.

 

 

 

«ТУКАЙЛЫ БАЛАЧАК»

Республикакүләм иҗади бәйге

НИГЕЗЛӘМӘСЕНӘ

кушымта

 

 

«ТУКАЙЛЫ БАЛАЧАК»

Республикакүләм иҗади бәйгесендә катнашу өчен

гариза

 (2026 нчы ел)

 

Район / мәгариф оешмасы

Оештыручы тәрбияченең исем, фамилиясе

Г.Тукай әсәре яки Тукайга багышланган (авторлык) сценарий

Катнашучы бала саны

Видеоязмаларның сылтамасы