«Без – беренче!» бәйгесе буенча бу атнада беренчелектә баручылар
Татар телен саклау һәм үстерү, шулай ук журналыбызны популярлаштыру максатыннан, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм Казан шәһәренең белем бирү оешмалары (балалар бакчасы) арасында «Без – беренче!» дигән бәйге башлап җибәрдек. «Салават күпере» журналын иң күп яздыручы район җиңүче булачак. Шулай ук җиңүчене Казан шәһәренең белем бирү оешмалары (балалар бакчасы) арасында да билгеләячәкбез. Бүләк – интернет киңлекләрендә бик...
Татар телен саклау һәм үстерү, шулай ук журналыбызны популярлаштыру максатыннан, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм Казан шәһәренең белем бирү оешмалары (балалар бакчасы) арасында «Без – беренче!» дигән бәйге башлап җибәрдек. «Салават күпере» журналын иң күп яздыручы район җиңүче булачак. Шулай ук җиңүчене Казан шәһәренең белем бирү оешмалары (балалар бакчасы) арасында да билгеләячәкбез. Бүләк – интернет киңлекләрендә бик күп караулар җыйган «СалаваTik»лар төркеме концерты.
Атна саен беренчелектә барган районнар һәм Казан шәһәрендәге балалар бакчасының исемлеген социаль челтәрләрдә һәм сайтта күрсәтеп барырга вәгъдә биргән идек.
Атна саен беренчелектә барган районнар һәм Казан шәһәрендәге балалар бакчасының исемлеген социаль челтәрләрдә һәм сайтта күрсәтеп барырга вәгъдә биргән идек.
Бу атнада беренчелектә баручылар (24.10.2022 – 27.10.2022 )
Казан шәһәре буенча:
* 2 нче гимназиянең «Балакай» балалар бакчасы
* Вахитов районының 24 нче балалар бакчасы
* Совет районының 272 нче балалар бакчасы
Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында:
*Арча районы
*Балтач районы
*Кукмара районы
Бу атнада җиңүчеләр арасында үзгәреш юк. Нәтиҗә нәкъ үткән атнадагы кебек.