Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 апреля 2016 06:35

Актаныштан Әдилә Шәмсиева язмасы

Иң кадерле газиз кешем! Әни, әнием, әнкәй! Иң кадерле сүзләр. Ничек кенә итеп әйтмибез шушы изге сүзне. Йөрәкнең иң түреннән, назлы, йомшак итеп, күнелдә тулган рәхмәтләребезне кушып әйтәбез. Бармы икән ул дөньяда әни күңеленә тиң итеп куярлык берәр нәрсә? Әтиләрне үпкәләтәсем килми. Ләкин бу җирдә әниләрсез яшәү авырдыр.     Иң...

Иң кадерле газиз кешем!

Әни, әнием, әнкәй! Иң кадерле сүзләр. Ничек кенә итеп әйтмибез шушы изге сүзне. Йөрәкнең иң түреннән, назлы, йомшак итеп, күнелдә тулган рәхмәтләребезне кушып әйтәбез. Бармы икән ул дөньяда әни күңеленә тиң итеп куярлык берәр нәрсә? Әтиләрне үпкәләтәсем килми. Ләкин бу җирдә әниләрсез яшәү авырдыр.

    Иң беренче сабый баланың теле «әннә» дип ачыла. Бүген дә мин иртән уяну белән «Әни» – дип эндәштем. Чөнки иртән әни тавышын ишетү тәнгә сихәт бирә, йөрәккә шатлык өсти. 

    Һәркемгә үз әнисе − дөньяда иң кадерле кеше. Миңа да әнием үземә бик кадерле. Әни безне (абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә. Назлап йоклата, сөеп, иркәләп уята.

Әни куллары иң мәрхәмәтле, назлаучан куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге иң тугырылыклы һәм сизгер йөрәк. Биш яшьме, илле яшьме – күпме генә булмасын  − сиңа һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә синең мәхәббәтең никадәр зур икән, тормышың шулкадәр шатлыклы һәм якты була. Ярый әле, әнием бар янымда!

Ни өчендер мине әни ныграк ярата, минем өчен генә яшидер кебек тоела. Укуларым яхшы, белемем күп булсын дип тырыша. Каникулларым файдалы, күңелле, рәхәт, истә калырлык булсын дип барын да эшли. Өлкәннәр алдында, дусларың каршында үзеңне ничек дөрес тотарга һәрдаим искә  төшереп тора. Бәйләргә, тегәргә, пешерергә өйрәтә. Кыз бала чиста, пөхтә, тыйнак булырга тиеш, дип аңлата.

Әгәр әни шат булсын дисәң, алар исән чагында кадерләрен белеп, яхшы укып, игелекле гамәлләр белән сөендерергә кирәк.

Әдилә  Шәмсиева, Актаныш, 1 нче мәктәп, 3 нче сыйныф.