22 июнь 2026 16:00
Бакча – минем бер дөньям!
Солтанова Амира, Актаныш, 1А сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат.
Бакча алдым шау чәчәктә,
Төрле гөлләр үстерәм.
Сулар сибәм, тәрбиялим,
Бик яратып үстерәм.
Һәр чәчәк – ул бер могҗиза,
Төсләреннән хисләнәм.
Күңелемне ямьләп тора,
Хуш исеннән хисләнәм.
Алсу, кызгылт, ак, сары,
Чәчәкләргә сокланам.
Бу матурлыкны күреп,
Күңел була, шатланам.
Бакча – минем бер дөньям!