Яңгыр суалчаны
Әкият
Яз башында кечкенә генә яңгыр суалчаны туды. Бервакыт ул әнисеннән җирдә яшәүче һәркемнең игелекле эшләр башкарырга тиешлеген белде. Яңгыр суалчаны сәяхәткә чыгарга уйлады. Җир асты патшалыгында яшәүчеләр нинди игелекле эшләр башкара икән, күреп кайтырга кирәк, дип уйлады ул. Яңгыр суалчаны сәяхәткә чыгарга булды. Шуышып бара икән аңа кыр тычканы очрый. Яңгыр суалчан исәнләште дә :
- Хөрмәтле тычкан, нинди игелекле эшләр башкарганыгызны сөйләгез әле, – диде.
- Без тычканнар, кырдан башак, үлән сабакларын җир астына кертәбез, шулай итеп җирне ашлыйбыз, – дип җавап бирде кыр тычканы. Кинәт җир асты коридоры буйлап кырмысканың килүен күрде яңгыр суалчаны. Кырмыска ашыга иде, туктап тормыйча гына кырмыскаларның да урманны чистартып, җирне ашлавын сөйләде. Суалчан тычкан һәм кырмыскага рәхмәт әйтеп, алга таба шуыша башлады. Шулчак зур тармаклы тамырны күрде. Бу тамыр нинди яхшылык эшләргә мөмкин инде, дип пышылдады яңгыр суалчаны. Тамыр аны ишетте , елмаеп:
- Мин зур һәм куәтле агачны тотып торам, аны туклыклы матдәләр белән тукландырам,- дигән.
Яңгыр суалчанына бик ямансу булып китте. Ул бит әле бер генә яхшылык та эшләмәде. Әллә эшләп тә онытты микән?
Усманова Айзилә, Мамадыш районы, Дүсмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе. Укытучысы: Габдрафикова Алсу Илдус кызы.