Яз турында шигырьләр
Яр Чаллы шәһәренең 9 нчы урта мәктәп укучылары иҗаты.
Яз җитә.
Көннәр ямьле, аяз күктә
Көләч кояш елмая.
Кошлар кайта туган якка,
Елгада боз кузгала.
Закиров Рәзил, 3 Б сыйныфы.
Кошлар кайта.
Яз җитүгә куанышып,
Чыркылдаша чыпчыклар.
Сагынышып туган җирен
Кайтырлар сыерчыклар.
Без аларны каршы алып,
Матур оялар ясарбыз.
Һәр көн иртән шатланып,
Сайрауларын тыңларбыз.
Мустафин Самир, 3 Б сыйныфы.
Язгы көннәр.
Кар сулары эреп акты,
Көннәр җылы, күк аяз.
Бар дөньяны сөендереп,
Аяк басты ямьле яз!
Һаваларда тезелеп кошлар,
Туган якка юл ала.
Урман аланнарында
Уяна умырзая.
Петрова Азалия, 5 А сыйныфы.
Яратам язларны.
Көтеп алган ел фасылы-
Яз кызы бездэ кунак.
Чәчәк атар кырда тиздән
Сары чәчле тузганак.
Яз өрә җылы сулышын
Үләннәр шытып чыга,
Нәни яшел яфракчыклар
Бер-берсенә күз кыса.
Күңелләрне сөендерә
Дәртле тургай җырлары.
Табигатьнең гүзәл чагы
Яратам мин язларны!
Маликова Самира, 6 А сыйныфы
Табигать уяна.
Шатлана күңел, очына
Ямьле язлар килгәнгә.
Куана көмеш тамчылар
Кояш назын сизгәнгә.
Җирне назлый җылы җилләр,
Бар табигать уяна.
Ак бүрекле тал песие
Яз килүгә куана.
Шәрәфуллина Зилия, 6 А сыйныфы.
Укытучылары: Савостьянова Илиза Риза кызы.