Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 марта 2025 11:37

Җил hәм Капка әкияте

Ахунҗанов Әмирхан әкияте һәм рәсеме.

Авыл. Кой­ма бе­лән ура­тып ал­ган ише­гал­ды. Шул коймада Капка яшәгән. Ул йөз өй­ле урам­да иң ма­ту­ры бул­ган. Кап­ка­ның так­та­ла­ры ти­гез һәм куе яшел төстә –җәйге агач яфракларына тиң бул­ган. Уңай тот­ка­сы дүрт шө­реп бе­лән нык итеп бо­рып ку­ел­ган. Шу­ның өс­те­нә Кап­ка­ны, аның ае­рым го­рур­лы­гы бул­ган, ял­ты­ра­вык келә би­зә­гән.

Кап­ка үзе­нең ва­зи­фа­ла­рын на­мус бе­лән баш­кар­ган: ише­гал­дын­да йөр­гән кош-кортларны урам­га чы­гар­ма­ган һәм бе­рәү дә өй­дә бул­ма­ган­да ке­лә­сен ябып куй­ган.

Капка Җил белән бик дус булган. Җил аңа үзенең сәяхәт иткәннәре турында сөйләгән. Аеруча Капкага Җилнең диңгез турында сөйләү бик ошаган, чөнки Капканың диңгезне күргәне булмаган, бик күрәсе килгән. Капка җилдән әзрәк көнләшеп тә куйган:

«Ээх, Җил төрле сәяхәтләрдә була, ә мин шушы авылда... Хезмәт итәм хуҗаларга, ә алар минем хезмәтемне күрмиләр дә... Ир­тә бе­лән мәк­тәп­кә барганда балалары гел миңа тибеп китәләр» дип бик ямансуланган Капка hәм Җилгә бераз үпкәләгән.

Ва­кыт уз­ган. Кап­ка тузган. Куе яшел буя­у­ла­ры уң­ган, уры­ны белән куп­кан. Кү­гән­нә­ре туз­ган, шө­реп­лә­ре бу­ша­ган, һәм Кап­ка бе­раз кыегайган. Ә ке­лә­се! Кап­ка­ның ярат­кан ке­лә­се­нең ял­ты­ра­вы­гы бет­кән. Капка авыр­лык бе­лән хәрәкәтләнгән.

Төн. Дөм караңгы. Ки­нәт ка­раң­гы­лык­тан та­ныш тү­гел ике ке­ше якынлаш­кан. Алар сак­лык бе­лән кап­ка­ны ач­кан­нар. Кап­ка га­җәп­лән­гән. Аның белән ин­де күптәннән бе­рәү дә бо­лай ягым­лы һәм сак кы­лан­ма­ган. Ике ке­ше, ак­рын гы­на ишекне ач­кан­нар һәм ишегалдына кер­гән­нәр.

– Бо­лар бит чит ке­ше­ләр! – ди­гән акы­лы­на ки­леп Кап­ка.

 – Тиз­рәк хуҗаларны уя­тыр­га ки­рәк!

Капка Җилне ярдәмгә чакырган. Җил Кап­каны бар көченә сел­ке­тә баш­ла­ган. «У­яныгыз, хуҗалар! Уяныгыз!» – дип шы­гыр­да­ган Капка.

Хуҗалар уянып чыкканнар, бурларны тотканнар. Капкага хуҗасы белән хуҗабикәсе бик рәхмәтле булганнар. Хуҗасы тәҗ­ри­бә­ле ос­та ке­бек  җи­тез хәрәкәтләр бе­лән яңа кү­гән­нәр һәм тот­ка куй­ган. Ху­җа­би­кә кап­ка­ны куе яшел тө­сен­дә­ге буяу бе­лән бу­яп куй­ган. Хуҗа яңа бик­лә­веч алып кил­гән. Яңасы элек­ке­се­нә ка­ра­ган­да да ях­шы! Эчен­дә пру­жи­на­сы да бар, эшер­мә­се дә ав­то­мат рә­веш­тә бик­лә­нә. Мон­дый бү­ләк Кап­ка­ның тө­ше­нә дә кер­мә­гән иде. О! Ме­нә нин­ди бә­хет­кә ия бул­ды ул!

Капка Җилгә бик рәхмәтле булган hәм башка үпкәләмәгән, бик дус яшәгәннәр ди!

 

Ахунҗанов Әмирхан, Яр Чаллы шәhәре М. Вахитов исемендәге 2 нче Гимназиянең 1 В сыйныф укучысы.

Җитәкчесе: Файзуллина Флүзә Габдулла кызы.