Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 апреля 2016 09:58

Казаннан Мәликә шигыре

Мин – Мәликә, белегез! Менә инде матур гына Үсеп җитте кызыгыз. Такмак әйтеп карыйм әле Ә сез тыңлап торыгыз. Җиде яшьлек кызчык бит мин Көзен мәктәпкә барам. Шуңа күрә җәй айларын Авылда яшәп калам. Дәү әнием шигырь яза, Мин аларны ятлыймын. Бик зур үсеп җиттем инде, Ялкауланып ятмыймын. Биим дә,...

Мин – Мәликә, белегез!

Менә инде матур гына

Үсеп җитте кызыгыз.

Такмак әйтеп карыйм әле

Ә сез тыңлап торыгыз.

Җиде яшьлек кызчык бит мин

Көзен мәктәпкә барам.

Шуңа күрә җәй айларын

Авылда яшәп калам.

Дәү әнием шигырь яза,

Мин аларны ятлыймын.

Бик зур үсеп җиттем инде,

Ялкауланып ятмыймын.

Биим дә, җырлыйм да мин,

Тукай шигырен сөйлим.

Бераз рәсемнәр дә ясыйм,

Туры китереп төсен. 

Курчакларым үпкәлиләр,

Алар белән уйнамыйм.

Китапларым көтеп тора,

Хәзер шуларны укыйм.

Уенчыкларым күп минем,

Санап бетереп булмый.

Кибеттә яңасын күргәч,

Алмыйча түзеп булмый.

Уенчыкларым күп минем,

Тик татарча белмиләр.

Русчаны да аңламыйлар,

«Әйдә, өйрәт!» - димиләр.

«Салават күпере» яхшы,

Татарчага өйрәтә.

Ул журналлар саны миндә

Инде йөзләргә җитә.

Шушы журналны укырга

Сезгә дә киңәш итәм.

Укысыннар башкалар, дип

Мәктәпкә бүләк итәм!

Мәликә, Казан, Мәскәү районы, 12 нче гимназия, 1а сыйныф.